Җәйге эсселекне сәламәтлеккә зыян китермичә ничек кичерергә?
Синоптиклар 2024 елның җәендә һава температурасының аномаль югары булачагын фаразлый.
Бу уңайдан Питрәч район хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Ләйсән Корбанова үз киңәшләрен бирде.
– Ләйсән Салаватовна, бу чорда нинди авырулар белән авыручылар саны арта бара?
– Җәен күп кенә хроник авырулар кискенләшә. Еш кына гипертоник кризислар була, баш мие кан әйләнеше кискен бозылу – инсульт еш була. Бу эсселек белән генә түгел, ә кешеләрнең бакчада башларын аска иеп эшләүләре белән дә бәйле. Көндезге 11дән 14 сәгатькә кадәр турыдан-туры кояш нурлары астында булмау яхшырак. Бу аеруча гипертоникларга, инфаркт, инсульт кичергән кешеләргә кагыла. Бакчада тәбәнәк эскәмиядә утырып эшләргә тырышыгыз, яисә тезлекләр киегез. Кояшта артык кызулыктан саклану өчен, панама киегез, күп итеп су эчегез, зонтик, СПФ 40- 50дән түбән булмаган кремнар кулланыгыз.
Әгәр дә үзегезне начар хис итәсез икән, күләгәле урынга барыгыз. Тонометр булса, кан басымыгызны үлчәгез, салкын су эчегез, кысан киемнәрегезне чишегез, һәм, әлбәттә, ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Җәен ОРВИ активлыгы кими, ләкин бөтенләй юкка чыкмый. Питрәч район үзәк хастаханәсендә ковидка да, гриппка да экспресс-тестлар бар.
– Бөҗәкләр тешләп мөрәҗәгать итүләр күпме?
-– Әйе, һәм дөрес эшлиләр. Хәзер, кызганыч, безнең халык аллергия реакцияләреннән еш интегә, шөпшә һәм бал кортларыннан гына түгел, ә башка бөҗәкләрдән, хәтта черкиләрдән дә. Аллергия теләсә нәрсәгә һәм теләсә кайчан, хәтта олы яшьтәге кешеләрдә дә барлыкка килә ала. Организм көтмәгәндә төрлечә реакция бирергә мөмкин. Барысы да начар тәмамланырга, хәтта Квинке шешенүе һәм анафилактик шок булырга мөмкин.
Нәрсә эшләргә кирәк? Беренчедән – бөҗәк тешләгән урынны яхшылап тикшерергә һәм ни дәрәҗәдә куркыныч булуын бәяләргә кирәк. Әгәр угы калса, аны тартып алырга, антигистамин препаратлар эчәргә кирәк. Тиредә чагылышы булмаса да, үзегезне начар хис итәсез икән, шунда ук ашыгыч ярдәмгә шалтыратыгыз. Нәрсә булганын сөйләгез һәм диспетчер хәлне ничек җиңеләйтергә икәнен әйтер.
Аллергия төрлечә булырга мөмкин. Тән тиресендә чагылышлар булмый калмый – кычыну, тәнгә кычыткан бизгәге чыгарга мөмкин. Тамак төбен кытыклап торырга, тел, иреннәр зураерга, бит, күзләр шешенергә мөмкин. Бу куркыныч хәл, чөнки шулай ук тамак, муен шешәргә, һәм сулый алмаганнан үләргә мөмкин. Гомуми хәлсезлек тойсагыз, башыгыз әйләнсә, кан басымыгыз төшсә, боларны игътибарсыз калдырмагыз.
– Черкиләр кан эчә. Алар кешегә инфекция йоктырырга мөмкин диләр.
– Малярия. Ләкин безнең төбәктә малярия черкиләре юк. Бу Африка илләренә хас. Аерым алганда, Питрәч районында локаль малярия очраклары теркәлмәгән, әмма бу йөз процент авыру очрагы булмаска мөмкин дигән сүз түгел. Бу авыру вакытында тиренең, күзләрнең саргаюы, канда үзгәрешләр булуы күзәтелә.
– Инде кояш бик кыздыра, кызынасы килә. Кызынганда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
– Кояш бик актив булмаганда, кызынырга мөмкин. Панама кияргә онытмагыз. Әгәр дә тән су белән элемтәгә керсә, юеш тире үзенә кояш нурларын тагын да күбрәк тарта. Шуңа күрә дымлы тиренең артык кызуы ихтималы арта, моны булдырмас өчен, СПФкремнар кулланыгыз. Әгәр дә тән янса махсус спрей ярдәм итәчәк, тән тиресен нәрсә белән булса да суытыгыз. Тән тиресе җиңелчә кызганда моны эшләү дә җитә. Ләкин тәндә кабарчыклар барлыкка килсә, хирург табибка мөрәҗәгать итегез. Чөнки алар теләсә кайсы вакытта инфекция ияртергә мөмкин, бу симптом инде икенче-өченче дәрәҗәдәге яну дип бәяләнә.
Шул ук вакытта кызыну организмга зур файда китерә. Кояш нурлары безгә кирәкле Д витаминын эшләп чыгарырга булыша.
– Эсседә суыну өчен су коену яхшы.
– Коткаручылар булган, рөхсәт ителгән урыннарда гына су коеныгыз. Бассейннар, төрле буаларда коенуыгыз кулай, күлдә коенырга киңәш ителми. Бигрәк тә балаларны, хәтта олы балаларны да игътибардан югалтмагыз. Аларны бассейнда да караучысыз калдырмагыз. Балаларның сулыкларда гына түгел, хәтта кечкенә ванналарда, тазларда баткан очраклары бар.
Алкоголь кулланып, исерек хәлдә суга керү катгый тыела! Температура аз гына төшсә дә, тәнне көзән җыерырга мөмкин. Андый очракта үзүзеңә берничек тә ярдәм итә алмыйсың. Янәшәгездә беркем дә булмаска мөмкин. Әгәр кеше кояшта артык кызынса аннары салкын суга керсә бу хәтта йөрәк туктавына китерергә мөмкин. Шуңа күрә моны инде күнеккән яки каршы күрсәтмәләре юклыгын төгәл белгән кешеләр генә эшли ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа