Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Балагыз бик көйсезме? Игътибарлырак булыгыз

Белгечләр раславынча, токсинлы матдәләр һәм наркотиклар белән беренче танышу яшүсмер чагында була. Ни өчен нәкъ менә шул вакытта? Шушы сорауны хәбәрчебез психиатр-нарколог Рифат ГАЛӘВИЕВКА бирде.

- Бу яшьтә яшүсмерләр яшьтәшләре белән бергә төрле төркемнәргә килеп эләгә, үз-үзен күрсәтү хисе арта, калганнардан өстен булырга тели. Ә төркемгә килеп эләккәндә, андагы өлкәнрәк әйдәманнары аларны "кыек" адымнарга барырга мәҗбүр итә. Бик еш кына яшүсмер психоактив матдәләрне яшьтәшләре арасында татып карый. Башта арзанлы йомшаграк әйберләр бирәләр. Аннары яшүсмерләр йә алардан баш тарта, йә кабул итүләре дәвам итә. Шушы вакытта дозаны арттыру теләге туа, кайчак ул терапия күләменнән 3-10 тапкыр артык була.
- Психоактив матдәләр кабул итәргә нәрсә этәрә соң?
- Моның бер сәбәбе - үз халәтеңне үзгәртергә теләү, яңа хисләр кичерү, эч пошудан котылу, иптәшләреннән калышмау, онытылу теләге. Билгеләп үтәсем килә, наркомания һәм токсикомания кече яшьтә акрынрак бара. "Махмырга китү" халәте озаграк дәвам итә. Уйлау сәләте, игътибарлары кими, белемгә омтылышлары да сүлпәнәя, аягөсте йоклый башлыйлар, нидер эшләү теләге сүнә, сәламәтлекләренә, укуга, алдагы язмышларына битараф карый башлыйлар. Психоактив матдәләр белән исерүнең кискенләшкән чакларында кирәкмәгән хәрәкәтләр ясау, кәефнең әле күтәрелүе, әле төшүе күзәтелә. Сексуаль темаларга сөйләшүләр арта. Исереклек халәтеннән чыкканда, кинәт ашыйсы килү, депрессия кичерәләр.
- Психотроп матдәләрне даими кабул итү физик бәйлелек китереп чыгаруы билгеле...
- Авыруның беренче стадиясе - патологик тартылу, икенчесе - психик бәйлелек (махмыр синдромы, психоневрологик үзгәрешләр һәм башка тискәре халәтләр). Шуның өчен дә беренчел профилактика, элгәре ачыклау әлеге чирне кисәтүдә өстенлекле алым булып тора һәм җәмгыятебезнең барлык структуралары, ата-аналарның актив эшләвен таләп итә.
- Профилактика планында нәрсәләр эшләнә соң?
- Соңгы 3 ел дәвамында Сәламәтлек саклау һәм Мәгариф министрлыклары гомумбелем бирү мәктәпләре һәм профтехбелем учреждениеләре укучыларын профилактик тикшерүне оештырып тора. Монда наркотик куллануга тест узалар. Быел 250 өлкән сыйныф укучысы тикшерелде. Нигездә, тәмәке тартучы, үзен сәер тотучы балаларга игътибар ителә. Икенче яртыеллыкта да шул сандагы яшүсмерне тикшерәчәкбез. Психотроп матдәләр куллану очраклары ачыкланмады. Ата-аналарның, укытучыларның исләренә төшереп үтәргә телим: баланың мәктәптән тыш ни белән шөгыльләнүен һәрвакыт белеп торырга, аның сәләтен һәм кызыксынуларын үстерергә, спорт белән кызыксындырырга, кәефе һәм тәртибен гел күзәтергә кирәк. Шулай эшләгәндә генә табибка үзвакытында мөрәҗәгать итеп өлгерергә була. Авыруның башлангыч чорында гына баланы гадәти тормышка кайтарырга мөмкин.

Питрәч районында үзәк хастаханә наркологы диспансер учетында 11 кеше наркомания диагнозы белән учетте тора. 25 кеше психонаркотик матдәләрне бер тапкыр кулланган һәм әле сизелерлек бәйлелеккә кермәгән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса