Белгеч балаларның ничә яшьтә ковид белән ешрак чирләве хакында аңлатты
Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Александр Горелов сөйләде.
Бер яшькә кадәрге, җиде яшьтән олырак балалар һәм үсмерләр коронавирус инфекциясе белән ешрак авырый.
Белгеч хәбәр иткәнчә, Россиядә коронавирус йоктыру очракларының 11 проценты шулар өлешенә туры килә.
Ковид белән күбесенчә бер яшькә кадәрге, җиде яшьтән олырак балалар һәм үсмерләр авырый», — дип искәртте Горелов.
Горелов балаларның 70 процент очракта коронавирус инфекциясен олылардан йоктыруын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа