Бүген җәмәгатьчелек Халыкара шәфкать туташлары көнен билгеләп үтте
Нәкъ менә шәфкать туташлары көче, тырышлыгы белән көн саен кемдер авырулардан котыла, кемнеңдер хәле җиңеләеп китә, кемнеңдер кәефе күтәрелә.
Алар үзләренең фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсендә бик күпләрнең күңелләрен яулап алган, аларның рәхмәтләренә ирешкән. Шәфкать туташлары кешене физик яктан гына терелтеп калмый, ә аларда ышаныч уята, шулай итеп аларның күңелләренә дәва бирә.
«Пациент безнең ярдәмне тоярга тиеш»
Язмабызның беренче герое - хирургия бүлегенең палата шәфкать туташы Әлфия Нигъмәтуллина.
Әлфия Фәритовна Питрәч район хастаханәсендә 1995 елдан бирле эшли. Бу бүлеккә урнашкач, ул бүтән беркая да китмәгән.
Безнең реанимациядә төрле авырулар белән яталар, һәр очрак уникаль, - дип сөйли ул. - Гомер буена истә калырлык хәлләр була. Минем вазыйфага табибның барлык медицина күрсәтмәләрен төгәл һәм үз вакытында үтәү керә. Әмма авыруга психологик яктан уңайлы булсын өчен яхшы рухи мохит тудырырга кирәк. Пациент үзенә карата игътибар тоярга тиеш. Моннан тыш, авырулар өчен иң мөһиме - психологик ярдәм. Моңа бик күп нәрсә бәйле. Чын күңелдән барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Иң изге теләкләремне җиткерәм, нык сәламәтлек, матди иминлек һәм авыруларның азрак булуын телим.
«Эш күңелгә рәхәтлек бирергә тиеш»
Евгения Николаевна Антонова менә инде унҗиде ел Питрәч хастаханәсендә эшли. Ул монда 2005 елда урнашкан. Ул гади шәфкать туташы гына түгел, ә шәфкать туташы-анестезист.
Анестезист-шәфкать туташлары турында юкка гына табиб анестезиологның беренче ярдәмчеләре димиләр. Бу дөрестән дә шулай.
Миңа эшем бик ошый, - ди ул. - Гомумән, мин балачактан шәфкать туташы булырга хыялландым, хәер, мин беркайчан да бу һөнәргә килермен дип уйламаган идем. Әмма язмыш үзенчә хәл итә. Шуны яхшы хәтерлим, миңа дүрт яшь булганда, әни белән безне шәфкать туташы турында шигырь сөйләргә чакырдылар. Димәк, дүрт яшемнән шәфкать туташы булачагымны белгәнмен.
Евгения Николаевна укуын тәмамлап, туган авылына кайта һәм шәфкать туташы булып эшли башлый. Үзе әйтүенчә, ул эшен яратып башкара.
Безнең коллектив искиткеч. Барысы да яраталар һәм хөрмәт итәләр. Шуңа күрә барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Һәм эшкә бәйрәмгә барган кебек килүләрен телим.
«Минем эшем хирургия бүлегендә»
Татьяна Овчаркина Питрәч районына 1985 елда күчеп килә, ул Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлагач, монда эшкә юллама ала.
Башта фельдшер булып эшкә урнаштым, - дип сөйли Татьяна Павловна, - эшемне ошаттым һәм аңа бик тиз ияләштем. Мәктәпне тәмамлагач, авыруларга ярдәм итәргә хыялландым. Ике ел фельдшер булып эшләгәч декрет ялына киттем, аннан соң стационарга, хирургия бүлегенә эшкә чыктым. Шул вакыттан бирле хирургия бүлегендә эшлим. Минем карамакта зур персонал, мин бик күп кешеләр өчен (урта медперсонал - 20 кеше) җаваплы. Алар холыклары буенча төрле булсалар да, барысы да намуслы, хезмәт сөючән хезмәткәрләр, аларның һәрберсенә таянырга була. Аларның барысына да нык сәламәтлек телим. Кадерлеләрем, үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз.
«Без авыруларга зур кайгырту һәм игътибар күрсәттек»
Галина Самойлова гомер буе хирургия бүлегендә эшләгән, авыруларга карата һәрчак игътибарлы булган. Хәзер ул лаеклы ялда, хезмәт ветераны.
Хирургия бүлегенең бөтен коллективын, барлык шәфкать туташларын Шәфкать туташлары көне белән котлыйм, - диде Галина Александровна. - Аларга сәламәтлек, бердәмлек һәм, әлбәттә, лаеклы хезмәт хакы телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа