Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Гриппка бәйле 4 сорауга җавап бирәбез

Грипп-һәр кеше өчен авыру куркынычы булган йогышлы авыру.

Коронавируска каршы вакцина ясаткан кешеләргә гриппка каршы прививка ясатырга ярыймы?

– Ярый, хәтта кирәк.

Ул прививкалар бер-берсенә комачауламыймы?

– Төрлесе төрле инфекцияләргә каршы билгеләнгән вакциналар еш кына берьюлы яки бер-бер артлы ясала. Моның бер зыяны да юк. Гомумән алганда, бер прививкадан соң икенчесен ясар алдыннан бер ай вакыт үтәргә тиеш.

* Гриппка һәм пневмониягә каршы прививкаларны бер үк көнне ясатырга ярыймы?

– Әйе, риск төркемендә булган кешеләргә (мисал өчен, өлкән яшьтәгеләргә) грипп һәм пневмониягә каршы ике прививканы да бер үк көнне ясарга мөмкин. Бу – нормаль күренеш.

* Гриппка каршы прививканы иң беренче чиратта кемнәргә ясату киңәш ителә?

– 6 ае тулган балаларга;

– мәктәптә укучы балаларга;

– вуз һәм көллият студентларына;

– сәламәтлек саклау, белем бирү, транспорт, коммуналь хезмәтләр күрсәтү тармакларында хезмәт куючыларга;

– вахта ысулы белән эшләүчеләргә;

– хокук саклау органнарында эшләүчеләргә, дәүләт чигендә сакта торучыларга;

– күпфункцияле үзәкләрдә эшләүчеләргә, социаль хезмәткәрләргә;

– дәүләт һәм муниципаль хезмәттәге кешеләргә;

– йөкле хатын-кызларга;

– 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә;

– хәрби хезмәткә чакырылучыларга;

– хроник йөрәк, кан тамыры, үпкә авырулары булган, симерү диагнозы куелган кешеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса