Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Сәламәтлек сагында ак халатлы шәфкать ияләре

“Сау-сәламәт хәерче авыру патшадан бәхетлерәк”, - дигән бөек философ Артур Шопенгауэр.

 Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан без Питрәч район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре, көн саен кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәшүчеләр белән аралашырга булдык. Ел саен бу бәйрәм төрле көнгә туры килә, быел ул 16 июньдә билгеләп үтелә.

“МИН БОРЧЫЛУЫМНЫ СИЗДЕРМӘСКӘ ТЫРЫШАМ”
- Мин балачагымда тугыз тапкыр имгәндем, шуңа күрә миңа табиб булырга кирәк дигән карарга килдем, - дип елмаеп искә ала табиб-травматолог-ортопед Евгений Семиндеров. - Мин Чиләбе өлкәсендә туганмын. Казахстанга күчкәндә, миңа нибары ике-өч яшь иде. Мәктәпне тәмамлагач, Актүбә дәүләт университетына балалар ортопедиясе факультетына укырга кердем. Мин Питрәчкә язмыш кушуы буенча килмәдем, баштан ук фатир алу мөмкинлеге булсын өчен район үзәгендә эшләргә теләгән идем. Биредә 2001 елдан эшлим, судмедэксперт, һәлакәтләр медицинасында эш тәҗрибәм бар.
Евгений Фәйзрахмановичны пациентлар тыныч, тыйнак кеше буларак беләләр.
- Мин пациентларга, бигрәк тә авыруларның әниләренә үз кәефемне сирәк күрсәтәм. Хәтта борчылсам да, моны сиздермәскә тырышам. Бу авыруларга да, аларның туганнарына да ышаныч, өмет бирә, - диде табиб. - Өстәвенә, мин барысы да яхшы булачагын беләм, шуңа да кешене алдан борчырга теләмим.
Буш вакытларын Евгений Семиндеров бозда үткәрә – һәвәскәрләр лигасында хоккей уйный.
2014 елда Евгений Фәйзрахмановичка аз гына вакытка Питрәч пациентларын калдырып торырга туры килә, чөнки аңа Сочидагы Олимпиаданы үткәрүдә катнашу хокукы бирелә.
- Мин Приморье кластерында «Фишт» стадионында Уеннарны ачу һәм ябу тантанасында катнаштым, шулай ук без Олимпия паркында мобиль пунктта да эшләдек, - дип сөйләде ул.
Питрәчнең медицина хезмәткәрен истәлекле медаль белән бүләкләгәннәр, Владимир Путин, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР, Краснодар крае исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырганнар.
Семиндеровлар Медиклар көнен бөтен гаиләләре белән билгеләп үтә, чөнки евгенийның хатыны Эльмира – табиб-офтальмолог, ә кызы Алинә – медицина университеты студенты. Уллары Тимур гына әти-әнисенә башка белгечлек буенча һөнәр сайлаячагын әйткән.

ИҢ МӨҺИМЕ - ШӘФКАТЬЛЕЛЕК ҺӘМ МӘРХӘМӘТЛЕЛЕК
Башка бер генә өлкәдә тәҗрибә медицинадагы кебек мөһим түгелдер, мөгаен.
Шәфкать туташлары Надежда Пушкова, Сәрия Гайнуллина, Антонина Григорьева, Елена Моисеева, өлкән шәфкать туташлары Фәнүзә Вәлиева һәм Татьяна Овчаркинаның тәҗрибәләре зур. Аларның һәркайсы хастаханәдә утыз елдан, хәтта кырык елдан да артык хезмәт куя.
Татьяна Овчинникова Шихазда авылында туган, Яшел Үзән медицина училищесында белем алган.
- Биредә шәфкатьле һәм мәрхәмәтле кешеләр генә эшли ала, - дип уйлый ул. – Кешеләрне ярату, аларга рухи якын килү - иң мөһиме. Мин үз пациентларымның барысын да хәтерлим, чөнки аларның һәрберсе өчен дә борчылам. Мин үземне әлеге эштән башка күз алдына китерә алмыйм.
Нина Назарова тумышы белән Яшел Үзәннән, юллама буенча Питрәчкә эләгә һәм гомере буе фельдшер булып эшли.
Надежда Пушкова да тумышы белән безнең районнан түгел, Минзәләдән килгән.
- Коллективыбыз бик дус, шуңа күрә авыр булуга да карамастан, лаеклы ялга китәргә теләмибез. Улым Алексей хирург-онколог, мин аның белән горурланам, чөнки аның нинди катлаулы, әмма шул ук вакытта кешеләр өчен мөһим һәм кирәкле эш башкаруын яхшы аңлыйм, - диде Надежда Пушкова.
Тумышы белән Питрәчтән Елена Моисеева да апаларына ияреп медицина юлыннан киткән. Түбән Камада укуны уңышлы тәмамлаганнан соң туган авылында акушер булып урнашкан. Хәзер йөрәк авыруларын диагностикалау бүлегендә эшли, аның пациентларына борчылырга ярамый, шуңа күрә шәфкать туташы аларга бик сакчыл карый. Аның өчен төп кагыйдә: эшкә килгәч, шәхси проблемалар турында онытып торырга һәм үзеңне тулысынча авыруларга багышларга кирәк.
Ә Шәледә туып-үскән Сәрия Гайнуллина кечкенә чакта ук каты авырган әнисен дәвалар өчен табиб булырга хыялланган. Өстәвенә, күршедә педиатр Роза Самуиловна яшәгән, кечкенә Сәрия аның мөлаемлеге, шәфкатьлелеге, тирә-юньдәгеләргә кайгыртучанлык күрсәтүенә бик нык сокланган һәм бу аның
табиб булу теләген ныгыткан. Кызганыч, ул университетка укырга керә алмаган, аңа нибары ике балл гына җитмәгән. Аның каравы Казан медучилищесына укырга керергә насыйп булган аңа.
- Минем табиб булу теләгемне кызым Лилия тормышка ашырды, һәм мин моңа бик шатмын, - диде Сәрия Гайнуллина. Мин хирургия бүлегендә эшлим. Монда кискен моментларга яраша белергә, югалып калмаска кирәк, бу минем характерга туры килә. Мин барысын да тиз һәм оператив рәвештә эш итәм. Кеше тәнендәге яраларның төзәлүен, пациентларның шатлыктан елмаюларын күрү аңлатып бетермәслек хис ул, ә бит боларның барысы да синең тырышлыгың һәм көчең аркасында килеп чыга.
Фәнүзә Вәлиева Ленино-Кокушкино авылында үскән, Әлки районында туган. Аның кул астында 60лап хезмәткәр эшли.
- Төрле хәлләр була, әмма җитезлек, сизгерлек аркасында барысын да җайларга була. Бүген без дус-тату, бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез, шундый атмосферада эшләве үзе бер рәхәт. Эш көненнән соң оныклар белән аралашу күңелгә рәхәтлек бирә. Зарина һәм Ислам – алар минем шатлык-сөенечләрем.
Аны өлкән шәфкать туташы эшенә Лаештан Антонина Григорьева өйрәткән.
- Хастаханәдә көйле эшләү өчен уңай атмосфера булдыру мөһим. Чөнки без кеше өчен иң мөһим нәрсә аның сәламәтлеге өчен җаваплы. Хезмәткәрләргә дә, пациентларга да уңайлы булсын өчен хастаханәдә тыныч булырга тиеш, - дип билгеләде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса