Алга
  • Рус Тат
  • Игелеклелек өләшүчеләр

    "Кайгырту" үзәгендә 5 медицина хезмәткәре эшли, алар ай саен 60 кешегә хезмәт күрсәтә. Алар инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучыларны тәрбияли.

    "Кайгырту" үзәгенең өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче медицина хезмәткәре Фирсинә Мөхәммәтшина Шәле авылында 12 кешегә хезмәт күрсәтә. Ул үзенең эшен яратып, күңел биреп башкара. Өлкәннәр аны сөенеп көтеп тора. Хәлләрен белүче, авыр чакларында ярдәм итүче, кирәк икән ашыгыч ярдәм дә күрсәтүче ул аларга.
    Шәледә ялгыз яшәүче тыл хезмәткәре, гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан Баязитова Фатыйма апаның да "Кайгырту" үзәгендә эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәте зур. Аеруча медицина хезмәткәре Фирсинә Мөхәммәтшинаны кызым кебек якын күрәм, ди ул. Вакытында килеп уколларын ясый, кан басымын үлчи. Социаль хезмәткәр Гыймадиева Әнзилә килеп бөтен йорт эшләрендә булыша, ди. Мондый хезмәткәрләр булганда тормыш авырлыкларын да тоймыйбыз, сырхауларыбыз да бетеп киткән кебек була, ди.
    "Кайгырту" үзәге хезмәткәрләре чын мәгънәсендә игелекле эш башкара. Биредә бары изге күңелле, кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булучы олы йөрәкле кешеләр генә эшли аладыр, мөгаен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: