Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Кан бирү – игелекле эш

Донор каны кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә.

Ул хастаханәләрдә бала тапканда, төрле хәлдәге авыруларга, аварияләрдә, янгыннарда зыян күргән һәм башка күп кенә бәхетсезлек очракларына юлыккан кешеләргә операция үткәргәндә кирәк. Донор дип үз гамәлләре белән бөтенләй чит кешеләргә тормыш бүләк иткән кешене атыйлар. Миллионнарча кеше кан бүләк итүче донорларга үзләренең гомерләрен саклап калулары өчен рәхмәтле.

Донор көнендә иртәдән үк район үзәк хастаханәсендә кеше күп иде. Бирегә кан бирү өчен питрәчлеләр җыелды. Беренче сәгать ярым эчендә утыз биш кеше инде моны эшләргә өлгерде. Җыелган материалны канга мохтаҗ булган пациентлар өчен стационарга җибәрәчәкләр.
- Без Питрәч районына беренче тапкыр гына килмибез, - ди республика “Центр крови” табибы, бригада җитәкчесе Хәйдәр Абдрахманов. - Бу юлы без ун кеше - табиблар, шәфкать туташлары, белгечләр килдек.
Питрәчтә билгеләнгән планны һәрвакыт арттырып үтибез. Җәен, мәсәлән, җитмеш кеше урынына сиксәннән артык кеше килде. Донорлар кагыйдәләрне һәм таләпләрне яхшы беләләр, эш җайлы, тыныч бара, - дип билгеләп үтә табиб.
Барлык кирәкле процедураларны үтеп, питрәчлеләр сабырлык белән үз чиратларын көттеләр. Алар арасында тәҗрибәле донорлар да, беренче тапкыр кан бирүчеләр дә бар.
- Минем әтием мактаулы донор иде, - ди “Ак Барс” кошчылык комплексында эшләүче Андрей Беляков. - Мин үзем дә ун тапкырдан артык кан бирәм. Беренче тапкыр кан тапшырганда, миңа әле егерме яшь тә юк иде.
Шул ук оешмадан шофер Андрей Никифоров та даими донор.
- Кешеләргә ярдәм итә алуыма шатмын, кан бирергә йөрәк кушуы буенча киләм. Сәламәтлек мөмкинлек биргәндә, бу эшне дәвам итәчәкмен, - ди ул.
Шәлелеләр Рузалия Шәмсетдинова һәм Кәүсәрия Мөхәммәтшина элек донор булмаганнар.
- Бездә бернинди дулкынлану яки борчылу юк, киләчәктә дә бу игелекле эштә катнашачакбыз, - дип ышандыра алар.
Район хастаханәсенең шәфкать туташы Татьяна Кәлимуллина 2005 елдан бирле кан тапшыра.
- Менә бүген дә 450 грамм кан бирдем, - ди ул. - Хезмәттәшләрем дә бу эштә катнаша, барлыгы егермедән артык кеше җыелдык. Бу бит пациентларга гына түгел, безгә, донорларга да файда китерә - сәламәтлекне ныгыта, кан әйләнешен стимуллаштыра һәм аны яңарта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса