Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Кан биреп, кеше гомерен саклап кала аласың

Бүгенге көндә донор каны һәм аның компонентлары лейкоз һәм гемофилия белән авыручыларны, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән кешеләрне, шулай ук бала табучыларны һәм яңа туган балаларны дәвалау өчен кирәк.

Гадәттән тыш хәлләрдә авыру өчен кирәкле кан препаратлары һәрвакыт табиблар кул астында булырга тиеш. Мондый очраклар өчен кан үзәкләрендә резерв запаслар булдырыла. Бу үзәкләрдә кан күп катлы контроль уза. Донорлар тапшырган кан төрле йогышлы авырулар булу-булмауга тикшерелә, аннан плазма, тромбоцитар масса, эритроцит эремә кебек препаратлар алалар һәм ясыйлар. Аны тиешле шартларда саклыйлар. 18 яшьтән олырак теләсә кайсы сәламәт кеше донор була ала.
Гепатитның теләсә нинди формасын кичергән, туберкулез белән авырган, күз күреме 6 диоптрийдан артык булган кешеләр, йөкле хатын-кызлар гына донор була алмый.
Кан бирергә рухи яктан әзер булган һәм, шул рәвешле, кеше гомерен саклап калырга теләгән кешеләрнең 3 июльдә 8.00-13.00 сәгатьтә Питрәч район үзәк хастаханәсе территориясендә урнашачак донор пунктына килү мөмкинлеге бар.
Алдагы көнне майлы ризык ашарга, аракы эчәргә ярамый.
Кан биргәннән соң, донорга тапшыру көненнән алып ел буена ике түләүле көн, шул ук вакытта 650 сум күләмдә акчалата компенсация бирелә.
Без сезне донорлык пунктында көтәбез. Кан биреп, сез кеше гомерен саклап кала аласыз һәм, шул ук вакытта, берни дә югалтмыйсыз, чөнки яхшылык меңе белән кире кайта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса