Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Кәвәлдә яңа медицина учреждениесе төзелеше тәмамланып килә

Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачуга инде әзер диярлек.

Төп эшләр төгәлләнде инде. Электр челтәрләрен һәм су белән тәэмин итү системасын тоташтырасы калды, - дип билгеләп үтте Кәвәл авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марсиль Камалиев.

Урам территориясендә җир эшләре бара, килүчеләр өчен парковка мәйданчыгы төзекләндереләчәк.

Медицина учреждениесендә пациентларны 1 хезмәткәр - тәҗрибәле фельдшер Анна Шабакова кабул итәчәк. Ул пациентларның тән температурасы югары булганда, бөҗәкләр тешләсә, җәрәхәтләр һәм башка зарарланулар алган кешеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтәчәк. Җитди очракларда ашыгыч ярдәм бригадасын урынга чакыртачак. Моннан тыш, медицина хезмәткәре халыкка профилактик прививкалар ясаячак, шул исәптән коронавирус, гриппка каршы. Аның әйтүенчә, эш өчен барлык кирәкле шартлар да тәэмин ителгән.

ФАП бик уңайлы. Процедура кабинеты, кабул итү бүлмәсе, санузел бар. Барлык җиһазлар да бирелде: тонометр, градусниклар, уңайлы шкафчиклар, үлчәү, хәтта бактерицид нурландыргычлар да бар, – дип сөйләде ул.

Медицина учреждениесе ел ахырына кадәр ачыла. Анда якынча 220 пациент беркетеләчәк, бу Кәвәл һәм Чуча торак пунктларында яшәүчеләр. Җәен бакчачылар кайту сәбәпле, халык саны арту көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса