Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Кайсы яшелчә иммунитетны ныгыту өчен иң яхшысы булып санала?

Ачы тормада В витамины төркеме һәм С витамины бар, бактерицид үзлеккә ия, салкын тиюне дәвалау өчен яхшы чара булып санала.

Ачы торма иммунитетны ныгыту өчен кулланыла торган, әмма хаксызга онытылган яшелчә дип белдерде гомеопат, фитотерапевт Михаил Лущик. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Белгеч сүзләренчә, бу яшелчәдә күп күләмдә күкерт бар, ул ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген активлаштыра, шулай ук организмнан зарарлы матдәләрне, авыр металларны да чыгара.

Ачы тормада В витамины төркеме һәм С витамины бар, бактерицид үзлеккә ия, салкын тиюне дәвалау өчен яхшы чара булып санала.

Борынгы заманнарда ук ачы торма белән бал көчле дәвалау чарасы буларак кулланылган. Элек авырган балаларга һәм олыларга ачы торма согы эчергәннәр дә мич башына, җылыга менгереп яткырганнар. Гадәттә, нинди генә катлаулы салкын тию булса да, иртәнгә алар савыгып бетә торган булган», — дип сөйләде табиб.

Ачы торма составында калий күп, ул бәвел кудыру үзлегенә ия һәм эчәклек эшчәнлеген тизләтә. Шулай ук кеше кара торма ашап аның артыннан күп итеп су эчеп куйса, вируслар, бактерияләр һәм гөмбәчекләр «алып килгән» токсиннар тир белән чыгып бетә, диде Лущик.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса