Көектәге табиблык амбулаториясе 95%ка тәмамланган
Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр
Питрәч районы Көек авылында табиблык амбулаториясе төзелеше финиш сызыгына чыкты. Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, медицина учреждениесенең гомуми әзерлеге 95% тәшкил итә.
Объектта бизәү һәм төзекләндерү эшләре бара. Фасадны бизәү буенча төп эшләр тәмамланды.
Төзүчеләр беренче катлам асфальт җәйделәр, койма куйдылар, брусчатка салдылар. Моннан тыш, асфальтлауның икенче катламына әзерлек бара.
Эчке бизәү эшләре шулай ук «финиш сызыгына» чыга: плитка салынган, стеналар буяуга әзерләнгән — беренче кат тәмамланган, 2-3 нче катларны алдагы атнада буярга планлаштыралар.
Бинаның мәйданы 1 734,5 кв. метр тәшкил итәчәк. Бина алдында 18 машинага исәпләнгән парковка җиһазландырылачак. Медицина учреждениесе сменага йөз пациентны кабул итүгә исәпләнгән.
Объект «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы ярдәмендә төрле дәрәҗәдәге бюджет акчалары хисабына төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа