Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Коронавирус белән авырганнан соң салым вычетын ничек кайтарырга?

Салым вычеты кайтару өчен дәвалануны раслый торган документлар булырга тиеш.

Коронавирус белән авырганнан соң медицина тикшерүләре һәм физик реабилитация кирәк. Моның өчен салым вычеты алып буламы-юкмы икәнен Taxadvisor компаниясе адвокаты Виктор Андреев сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Беренче чиратта, салым вычеты санаторий-курортта дәвалануны түләү өчен каралган. Дарулар алу, лаборатория тикшеренүләре һәм инструменталь диагностика өчен вычетлар ясарга була.

Медицина хезмәтләренең ике төре өчен салым вычеты алырга була — кыйммәтле дәвалану һәм башкалар. Кыйммәтле дәваланулар исемлеге хөкүмәт тарафыннан аерым билгеләнгән, анда вычет ике миллионга кадәр җитәргә мөмкин. Гадәти дәвалану 120 мең сум белән чикләнә. Әгәр сез дәваланасыз һәм моны раслый торган документларыгыз булса, вычет ясата аласыз», — диде Андреев.

Моннан тыш, 2022 елның гыйнварыннан башлап, 2021 елда алынган физкультура-сәламәтләндерү курслары өчен дә салым вычеты алырга мөмкин булачак, диде ул.


Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса