Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Коронавируска иммунитет озак сакланамы?

Коронавирусның ачыкланган барлык төрләренә каршы Россия вакциналары ярдәм итә, ди белгеч.

Коронавирустан прививка ясаткач, 10-12 ай эчендә иммунитет саклана. Бу турыда Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Россия 24» каналы эфирында әйтте.

Без инде бүген үк шуны аңлыйбыз — прививкадан соң иммунитет шактый озак - 10-12 ай була. Иммунитет шактый нык булуын күрәбез», — ди Попова.

Ул Россия вакциналарының коронавирусның барлык вариантларына каршы да эффектив булуын искәртә.

Россия кешеләренә Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәкнең «Спутник V» һәм «Вектор» үзәгенең «ЭпиВакКорона», М.П.Чумаков исемендәге үзәкнең «КовиВак» вакциналарын ясыйлар.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса