Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Надеждино авылында яшәүче ковид белән ничек авыруы турында сөйләде

Ул үз исемен әйтмәде, аның сер булып калуын теләде.

”Миңа 70 яшь. Коронавирус белән авырудан бик курыктым. Кыш буе кибеткә, почтага битлек, перчаткалар киеп йөрдем, кулларны гел сабын белән юдым, дезинфекция чаралары кулландым. 
Безнең авылда медицина хезмәткәре язга таба кешеләргә коронавирустан прививка ясый башлады. Мин баш тарттым. Авырмам, дип уйладым. Әмма, ни кызганыч, март азагында авырып киттем. Өйдә 5 көн яттым. Температура 38,5 градуска кадәр менде. Гадәти булмаганча тамак авыртты, яңак-муен сөякләренә кадәр сызлады. Коры ютәл булды, борын да томаланмады, күздән яшь тә акмады. Туганнарым ашыгыч ярдәм чакыртты, икенче көнне иртән генә килде. Фельдшер мине тикшерде: температураны үлчәде, ул 39 иде, үпкәләрне тыңлады, кардиограмма ясады. Мине  коронавируска шик белән йогышлы авырулар хастаханәсенә алып киттеләр. КТ эшләделәр, мазок алдылар. Үпкәм зарарланган, мазок нәтиҗәсе – уңай иде. Мин кабул итү бүлмәсендә  булганда койкага ятудан баш тарттым. Чөнки минем өйдә эшләрем күп, помидор үсентеләрен күчереп утыртасым бар иде. 
Нәтиҗәдә, мине йогышлы авырулар бүлегенә, 3 кешегә исәпләнгән палатага салдылар. Шунда ук дәвалый башладылар.  Иртән, көндез һәм кич система куйдылар, тәүлегенә берничә тапкыр анализларга кан алдылар. Температура төшмәде, 38,5 торды.
Бер көнне иртәнге сәгать 3тә кинәт хәлем бик начарайды. Югары температура, салкын тир бәреп чыекты, йөрәгем күкрәгемнән чыгарлык булып типте. Пульс гел алмашынып торды. Мин кыймылдарга да курыктым. Йөрәгем кысты. Үз яныма чакыру өчен кнопкага басарлык та хәлем булмады. Үлемем шушы микәнни дип уйладым. Хәзер ул чакта саташуымны яхшы аңлыйм. Әйтерсең лә, минем алдымда кемдер бии һәм җырлый, «Калинка-малинка» җырын ишеткән кебек булдым. Палатаның зур тәрәзәсендә кулына шәм тоткан Изге ана сурәте пәйда булды. Ул ”Терелерсең, әмма тиз генә түгел”, - диде. Аннары ул акрынлап югалды... Шәфкать туташы табиб чакыртты, миңа ярдәм иттеләр. Ә минем башымда элеккечә томан иде... һәм бу бер айга якын дәвам итте. 
Әлеге авыруны кичергәннән соң мин йөрәк аритмиясе алдым, гадәти булмаганча баш авырта башлады, чәчем коелды, хәтерем начарайды. Язмышыгызны сынамагыз, тормышыгызны, сәламәтлегегезне куркыныч астына куймагыз, коронавирустан прививка ясатыгыз. Гомер бик кыска бит”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса