Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Нинди авырулары булган кешеләргә коронавирустан үлем куркынычы ныграк яный?

Табиблар коронавирустан үлүнең пациентның яшенә турыдан-туры бәйле булуын да раслаган.

Онкология авыруларыннан интегүчеләрнең коронавирустан үлү ихтималы зуррак. Бу хакта Польша эпидемиологлары һәм инфекционистлары докладына сылтама белән РИА Новости яза.

Доклад авторы Роберт Флияск коронавирустан вафат булган пациентларның яшен, авыруларын һәм хастаханәгә яткырганда нинди хәлдә булуларын анализлаган.

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, коронавирустан вафат булучыларның 25,6 процентында онкология булган. Пациентларның икенче нәзберек төркеме – инсульт кичерүчеләр (24,3 процент). Төрле авырулар аркасында коронвирустан вафат булучылар арасында үпкәләрнең хроник обструктив авыруы (22,5%), ишемия һәм башка йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан (18,8 һәм 15,8%) интегүчеләр булган.

Моннан тыш, табиблар коронавирустан үлүнең пациентның яшенә турыдан-туры бәйле булуын да раслаган. 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен бу күрсәткеч - 22,6, 70-80 яшьлекләр өчен - 15 процент, ә 60-70 яшьлекләр өчен бу сан ике мәртәбә түбәнрәк.

Коронавирус белән авырып хастаханәдә яткан пациентларның үлем күрсәткече Польшада уртача 7,3 процентны тәшкил итә. Үпкәләренә ясалма җилләтү таләп ителгән пациентлар күпкә начаррак хәлдә булган – бу төркемдәгеләрнең 66 проценты вафат булган.  


Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса