Омикрон-штаммның беренче билгеләре ике көннән чыгарга мөмкин
АКШ, Көньяк Африка Республикасы һәм Бөекбритания табиблары үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
Омикрон-штаммның тәүге симптомнары авыру белән аралашканнан соң ике көн үтүгә үк барлыкка килергә мөмкин.
Тикшеренүчеләр сүзләренчә, омикронның беренче билгеләре – тамак авырту, арыганлык билгеләре, төчкерү, төнлә тирләү, бил һәм тән сызлау. Чирнең тәүге симптомнарына баш авыртуын да керткәннәр.
Табиблар әйтүенчә, коронавирус билгеләре кайвакыт шактый соң да беленергә мөмкин. Кайбер очракларда инфекция йоктыру һәм симптомнар арасында 14 көн вакыт узарга ала, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа