Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Онколог организмнан зарарлы матдәләрне чыгару өчен нәрсәләр ашарга кирәклеген әйтте

Яман шештән дәвалаучы табиблар дөрес туклануның ракны булдырмауда төп рольне уйнавын тәкърарлый. Табиб-онколог һәм хирург Иван Карасев әйтүенчә, тәҗрибә юлы белән кайбер продуктларны даими куллануның онкология чирләре килеп чыгу куркынычын киметергә ярдәм итүе ачыкланган.

Белгеч дистәдән артык продуктны көндәлек ашау-эчүгә кертергә кирәклеген искәртә. Шуларның берсе – сарымсак. Андагы матдәләр бигрәк тә тән тиресендә, калын эчәктә һәм үпкәдә яман шеш килеп чыгу куркынычыннан саклый.

Брокколи кәбестәсендәге көчле антиоксидантлар күкрәктә һәм башка органнарда яман шеш ихтималын киметергә мөмкин. Шулай ук эшкәртелмәгән ярмада организм өчен бик тә кирәкле антиоксидантлар, җепселләр һәм фитоэстрогеннар күп.

Цитрус җимешләре чирне кисәтүдә аерым бер урын алып тора. Грейпфрут ракның барлык төрләре пәйда булу куркынычын киметүче монотерпен матдәсеннән тора. Организмнан канцерогеннарны чыгаруга ярдәм итә ул. Әфлисун һәм лимон рак күзәнәкләрен юк итүче иммун күзәнәкләре (әйтик, лимфоцитлар) эшенә этәргеч бирүче лимонен матдәсенә бай.

Моннан тыш табиб яман шешне булдырмауга ярдәм итәрдәй продуктлар исемлегенә гөмбәне, җитен орлыгын, диңгез суүсемнәрен, кара җиләк, томат, яшел чәй, виноградны һәм яшел тәмләткечләрне (бигрәк тә базилик ише караңгы төстәге яфраклыларын) керткән.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X