Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районында быел яңа фельшер-акушерлык пункты төзеләчәк

Мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Татарстанда яңа фельшер-акушерлык пунктлары төзү планлаштырыла. Берничә районда 20 объект төзү 185 млн сумга төшәчәк. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Әйтик, 1 декабрьгә кадәр яңа Б фельшер-акушерлык пунктлары Әлки районының Югары Колчурино, Биектау районының Өбрә, Бикнарат авылларында, Зәй районының Кәрәкәс авылында, Кама Тамагы районының Олы Яңасала авылында, Лениногорск районының Мичурин бистәсендә, Түбән Кама районының Болгар авылы, Нурлат районының Абрыскино, Питрәч районының Кобяково, Теләче районының Балыклы, Ютазы районының Көрәш-Бүләк авылларында тапшырылырга тиеш.

В фельшер-акушерлык пунктлары Әгерҗе районының Кырынды, Әлмәт районының Ерак Ивановка, Апас районының Әлмәндәр, Яшел Үзән районының Бишнә, Кукмара районының Әсән-Елга, Сарман районының Рангазар һәм Тәтеш районының Олы Тормы авылларында ачылачак.

Г фельшер-акушерлык пунктлары Азнакайның Әгерҗе авылында һәм Бөгелмәнең Подлесный бистәсендә төзеләчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-byel-20-yana-felser-akuserlyk-punktlary-tozelacak-5882722

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса