Питрәч районында ОРВИ белән авыручылар саны арта
Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Галина Игнатьева хәбәр итте
Питрәч районында кискен сулыш алу органнары авырулары белән чирләүчеләр саны арта башлады.
"Сезон башыннан районда 1600гә якын ОРВИ очрагы теркәлгән, шул исәптән меңгә якын авыру - балалар. Алар арасында 30 грипп очрагы ачыкланган, 18е - балаларда. 2023 елның гыйнварында 424 ОРВИ һәм 5 грипп очрагы теркәлгән", - диде Игнатьева.
Район үзәк хастаханәсе мәгълүматлары буенча, ел башыннан коронавирус инфекциясе ике пациентта ачыкланган, 6 кешегә пневмония диагнозы куелган.
Шулай ук районда А һәм В тибындагы грипп йоктыру куркынычы зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа