Питрәч хастаханәсенең һәм районыбызның сәламәтлек саклау тармагының тарихыннан
Беренче чиратта, бу үз эшенең чын осталары белән бәйле
Фотода: Шәле хастаханәсе коллективы
Безнең районда “РСФСРның атказанган табибы” исеменә лаек булган бердәнбер табиб – Мәрзия ЗөбәероваМөхәммәтҗанова эшләгән. Питрәч якташлар җәмгыяте президенты Наталья Ксенофонтова аның турында, һәм аның хезмәттәшләре турында сөйләде.
1928 елда Питрәч хастаханәсе ачылганнан соң, безнең районның сәламәтлек сагында, беренче дәвердә, нигездә, читтән килгән табиблар эшләгән. Шул исәптән иң беренче баш табиб – Никольский Алексей Иванович та. Бары тик 1953 елда гына, Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, районга Шәле авылында туыпүскән Мәрзия Зөбәерова-Мөхәммәтҗанова кайта.
Шактый озак вакыттан соң, 20 елга якын вакыт узгач кына, районга шулай ук: Н.Ш.Хәйруллин, Н.Д.Вараксин, А.В.Бахматов, Н.С.Ксенофонтова, И.А.Мөхәммәтшин, А.В.Курмышев, Н.Ф.Губочкина-Седова, Г.Н.Макарова-Нәҗмиева, Н.В.Старовойтова, Р.Р.Авдеева, Р.Р.Галәвиев, Ф.Г.Мөхәммәтҗанова, А.Ф.Касыймова, Г.К.Гимадова, И.М.Галиәхмәтов, А.Х.Цурова, Т.А.Морданова, К.Ш.Нәҗмиев, К.А.Филиппова-Зәйнетдинова, К.А.Золина-Алексеева килә.
Әмма бүген сүз Мәрзия Кадыйр кызы турында. Ул гаҗәеп, кыю һәм актив табиб була. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Питрәч хастаханәсендә хирург, шулай ук дерматовенеролог һәм лор-табиб булып башлый. Хирургияне сайлауга баш табиб, шул заманның легендасы Буйлин Максим Викулович йогынты ясый. Ул Питрәч хастаханәсендә 10 ел эшләгәннән соң, республика хастаханәсенең баш табибы буларак (халыкта “Иске клиника”) хәзерге республика клиник хастаханәсе шәһәрчеген торгызган шәхес.
1966 елда Мәрзия Кадыйр кызының туган авылында участок хастаханәсе ачыла. Моңа кадәр Шәледә фельдшер-акушерлык пункты һәм бала тудыру йорты эшләгән. Аны баш врач итеп билгелиләр. Беренче эш итеп, колхоз идарәсе бинасын стационар итеп реконструкцияләргә туры килә.
1967 елда амбулатория бинасы, 1970 елда – кухня, 1972 елда стационарга янкорма төзелә, анда физиотерапия кабинеты ачыла. Стационарда 35 койка була: 20се терапия, 5 балалар, 3 хирургия, 5 бала тудыру, 2се гинекология бүлегендә. Операция блогы эшли.
Болар барысы да ике табиб җилкәсенә төшә. Мәрзия Кадыйровна Шәле участок хастаханәсе базасын гына торгызмый, ә дус һәм тату коллектив булдыра. Ул үзе педиатр Насыйбуллина-Хәмзина Роза Самуиловнаны алып кайту өчен медицина институтына бара, аны бераз Шәле хастаханәсендә эшләргә күндерә. Һәм шулай итеп ул гомерлеккә монда кала. Алар бергә 26 ел эшлиләр.
Роза Самуил кызы 1959 елда Буа медицина училищесын тәмамлый һәм Питрәч районына эшкә җибәрелә. Шәле бала тудыру йортында акушерка була. Аннары 1962 елда Казан медицина институтына укырга керә һәм авылдан китә. Шәлеләр бу гаҗәеп яхшы хатын-кызны бик яратып калалар. Бу аны Шәлегә педиатр булып эшкә чакыруга сәбәп була. 1993 елда ул “ТРның атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Мәрзия Кадыйровна шәфкать туташы ЧумароваМөхәммәтҗанова Зоя Ивановнаның да осталыгын, кешеләр белән эшли белүен күрә, ул хастаханәдә 32 ел – 1973 елдан 2002 елга кадәр шәфкать туташы булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа