Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәчлеләргә Качмануда сәламәтлеккә зыян китермичә генә су коенырга киңәш итәләр

Медицина күрсәткечләре буенча традицион суга чуму процедурасын кемгә башкарырга ярый, кемгә юк? Җавап – әлеге материалда

19 гыйнварда православие динен тотучылар Качмануны билгеләп үтә.

Әлеге бәйрәм бәкедә су коену традициясе белән нык бәйләнгән. Кач ману төнендә бөтен су могҗизаи көчкә ия була дип саналса да, бу тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин. Чөнки сулык төбендә нәрсә булуы һәм агым тизлеге нинди булуы билгеле түгел.

Синоптиклар фаразлавынча, бу юлы традицион Кач ману салкыннары көтелми, шулай да урамда май ае түгел. Көндез термометр баганалары минус ун градуска, төнлә минус унбиш градуска кадәр төшәчәк. Бозлы суга чуму сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә табиблар үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куймаска киңәш итә.

– Кешеләрне тәннәрен аруландырудан чиклисе килми, шулай да бәкегә бөтен кешегә дә чумарга ярамый, – дип билгеләп үтә Питрәч гомуми практика табибы Айсылу Цурова. – Бу, беренче чиратта, ОРВИ һәм башка йогышлы кискен авырулар, хроник авырулар, салкыннан аллергия белән авыручыларга кагыла. Йөрәк-кан тамырлары, бронх үпкә, эндокрин авырулары, эпилепсия, көзән җыеру булган, бөер авырулары булган кешеләргә дә үзләренә бик игътибарлы булырга кирәк. Балаларны су коендыру атааналар күзәтүе астында гына башкарылырга тиеш, чөнки аларның терморегуляция системасы камилләшмәгән, - дип кисәтә ул.

Гади генә итеп әйткәндә, әгәр дә сездә хроник «авырулар» юк икән, әмма сезнең борыныгыз суламый, йөткерәсез, тамагыгыз авырта, тән температурасы тиешеннән югары икән, яки кан басымы уйнаса, өйдә калуыгыз яхшырак. Ашыгыч ярдәм фельдшерлары коену урыннарында булачак һәм кирәк булса медицина ярдәме күрсәтәчәк. Кеше артык туңса, тәнне көзән җыерырга, шул чакта таеп егылырга һәм җәрәхәтләнергә мөмкин.

- Суга керер алдыннан әкренләп чишенегез. Сулык янына аяк киемендә килегез, суга тыныч кына керегез. Анда булганда, гел хәрәкәт итегез. Коенып чыкканнан соң, шунда ук сөртенегез, җылы кием һәм аяк киеме киегез. Җылыну өчен кайнар чәй эчегез, – дип киңәш итә Айсылу Хәбирулла кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса