Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәчнең «Кайгырту» үзәге өлкән буын вәкилләре өчен уникаль проект башлады

Проект йөзләгән өлкән яшьтәге кешенең тормышын үзгәртә

«Озын гомерлелек» («Пестречинское долголетие») проекты 2022 елның августында старт алды һәм кыска вакыт эчендә өлкән буын вәкилләренең актив өлешен берләштерде.


СӘЛАМӘТЛЕК КӨННӘРЕ, ФАЙДАЛЫ ЛЕКЦИЯЛӘР, СКАНДИНАВИЯ ЙӨРЕШЕ

Ул дүрт юнәлеш буенча эшли: сәламәт яшәү, ял һәм иҗат, үсеш һәм уку, волонтерлык хезмәте. Һәрберсендә төрле чаралар үткәрелә.

Өлкән яшьтәге питрәчлеләрдә кызыксыну уяту өчен без беренче эш итеп сәламәтлек темасына тукталдык. Ул бит һәрбер кеше өчен актуаль. Проект кысаларында беренче дәресне уздырдык. Бу - Дуслык паркында «Сәламәтлек көне» булды. Чара барысына да ошады. Без үзебезнең дөрес юлда булуыбызны аңладык. Шулай итеп «Сәламәтлек мәктәбе» идеясе туды. Без аны Питрәч район үзәк хастаханәсе базасында җирле табиблар белән айга ике тапкыр үткәрәбез. Олыларга гериатрия, артериаль гипертония темасына лекцияләр укылды, өлкән яшьтәге кешеләргә туклану буенча киңәшләр бирелде, – дип сөйләде үзәк җитәкчесе Эльвира Хәйруллина.

Проектка төрле дәрәҗәдәге белгечләр җәлеп ителә. Мәсәлән, сертификатлы нутрициолог Кристина Колчина өлкәннәргә дөрес туклану буенча киңәшләр бирде. Ә медицина фәннәре кандидаты, табиб-невролог Лидия Кадыйрова скандинавия йөреше буенча осталык дәресләре үткәрде, киләчәктә «Озын гомерлелек» кысаларында әлеге спорт төрен яратучылар клубы оештырырга телиләр.


БИЮЛӘР ҺӘМ ҖЫРЛАР

Олы яшьтәге питрәчлеләр спорт белән генә яшәми, бию белән дә шөгыльләнә. Мастер-классларны район мәдәният йорты ярдәме белән үткәрәләр. Илнур Хәлимов җитәкчелегендә әби-бабайлар төрле биюләр өйрәнә. Өлкән яшьтәге биючеләр инде төрле чараларда чыгыш ясарга да өлгергән. Үзәк белгечләре шулай ук «Яшьлек җырлары» дигән кич утырулар оештыра.

Бу формат безнең халык ка бик якын булып чыкты. Ул үзенчәлекле мохит белән аерылып тора. Өлкәннәр бу кич утыруларны көтеп ала, иң матур киемнәрен киеп килә, – дип уртаклашты Эльвира Илдусовна. Бу музыкаль кичәләрне оештырырга Марина Мухортова ярдәм итә. «Озын гомерлелек»нең күп кенә проектлары аның җитәкчелегендә үтә.


МӘДӘНИ ЭКСКУРСИЯЛӘР

Моннан тыш, өлкәннәр өчен районның тарихи урыннары һәм музейлары буенча төрле экскурсияләр оештырыла.

Өлкәннәр ункөнлеге вакытында Керәшен Сәрдәсендәге музейга бардык, чишмәдә, агач чиркәүдә булдык. Ә комсомол туган көне алдыннан безнең районның элеккеге комсомол активын Питрәчнең туган якны өйрәнү музеена җыйдык. Киләчәктә Ленино-Кокушкино музеена, Әлбәденгә һәм Аркатауга барырга телибез, - дип планнары белән уртаклашты җитәкче.

Пенсия фонды платформасында финанс грамоталылыгы буенча онлайн-укыту уза. «Кайгырту» үзәге группа җыя һәм уку өчен бина бирә. «Озын гомерлелек» кысаларында әлеге темага да дәресләр оештыру планлаштырыла. - Без банк хезмәткәрләрен һәм күп функцияле үзәк хезмәткәрләрен спикерлар сыйфатында өлкәннәрне дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга, электрон рәвештә гариза бирергә, мошенниклардан акчаларын сакларга өйрәтергә чакырырга телибез, - дип аңлатты Эльвира Хәйруллина.


БАКЧАЧЫЛЫК БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮ

Алга таба бакчачылык буенча дәресләр дә планлаштырыла, ул «Подъезд янында ландшафт дизайны» дип атала.

Безнең өлкәннәр йорт яны мәйданнарын үзләре матурайта алалар. Әле тагын рәсем ясау, чүлмәк ясау буенча мастер-класслар һәм әдәби кичәләр оештырырга телибез, - дип сөйләде әңгәмә барышында Эльвира Илдусовна.


ПРОЕКТКА КҮБРӘК КЕШЕ ҖӘЛЕП ИТҮ

Проект командасының планнары һәм идеялары бик күп. Без һәрбер ярдәмгә шат, олыларның тормышына ямь өстәргә теләүче, изге күңелле активистларны көтәбез. Проект дүрт ай гамәлгә ашырыла, шул чорда без 250дән артык өлкән буын кешеләрен колачладык. Шунысы куанычлы, катнашучылар саны арта бара, яңа кешеләр килә. Һәр очрашудан соң алар үз кичерешләре белән уртаклашалар, безнең социаль челтәрләрдә комментарийлар калдыралар. Боларның барысын да күреп, без дә яңа проектларга илһамланабыз, - дип сүзен йомгаклады Эльвира Хәйруллина.

Безнең районда ун меңнән артык өлкән кеше яши. Проектның максаты - аларның тормыш сыйфатын яхшырту һәм гомерен озынайту

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса