Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч район хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машинасы бүләк иттеләр

    Район үзәк хастаханәсе баш табибы Ренат Уткельбаевка машина ачкычларын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

    Барлык яңа автомобильләр дә үзебезнең илдә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган һәм табиб бригадалары тарафыннан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, пациентларның хәленә мониторинг ясау һәм госпитальгә кадәрге этапта интенсив терапия үткәрү өчен билгеләнгән.
    Автомобильләрне Татарстанның алты хастаханәсенә тапшырдылар. Аларны автопаркның искерүе һәм транспортка булган ихтыяҗдан чыгып сайлаганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: