Питрәч районы медиклары турында сөйлибез
Июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Илнар Галиәхмәтов: «Иң мөһиме бүләкләр түгел, ә кешеләргә ярдәм итү»
Питрәч хастаханәсе терапевты Илнар Галиәхмәтов Шәле урта мәктәбен, ә аннары Казан медицина университетын тәмамлаган.
Безнең нәселдә медицинага катнашы булган кешеләр юк, ә мин балачактан үз язмышымны медицина белән бәйләргә булдым. Авырган кешеләргә ярдәм итү теләге зур иде. Әти-әнием минем булачак һөнәремә каршы булмадылар, - дип сөйли Илнар Мансурович.
2006 елда университетны уңышлы тәмамлап, ул туган ягына әйләнеп кайта һәм терапевт булып эшли башлый. Хәзер Илнар Мансурович районның хөрмәтле һәм тәҗрибәле табибларының берсе. Үз хезмәтләре өчен бик күп бүләкләргә ия.
Иң мөһиме - бүләкләр түгел, кешеләргә авыр минутларында ярдәм итү, - дип саный әңгәмәдәшем. - Көнгә без уртача алганда төрле яшьтәге 30 пациентны кабул итәбез, аларның барысына да игътибар кирәк. Кабул итүдән тыш, медкомиссияләр дә, авыручыларның өйләренә бару да бар, - дип уртаклаша ул.
Авыр эш көннәреннән соң арыганлыкны бетерү өчен Илнар Мансур улы табигатьтә ял итәргә, балык тотарга, наратлыкта йөрергә ярата. Ул шулай ук спорт белән дә шөгыльләнә, волейбол, бадминтон уйный, бассейнга йөри. Медицина хезмәткәрләре арасында республика зона ярышларында берничә тапкыр призер булган.
Урунбек Шоимов: «Әбием халык табибы иде»
Урунбек Тошпулат улы район хастаханәсендә биш ел ЛОР-врач булып эшли.
Ул Таҗикстанда туып-үскән. 1993 елда Дүшәнбедә Таҗик дәүләт мединститутын тәмамлый. Һөнәре буенча 23 ел туган шәһәрендә эшли. 2005 елда язмыш аны Россиягә алып килә: башта 2 ел Тверь өлкәсендә, ә хәзер безнең хастаханәдә хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.
Көнгә яңа туган сабыйлардан алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр 40тан артык пациентны кабул итәбез, - дип сөйли табиб. - Моннан тыш, районның барлык торак пунктларында, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә булабыз. Безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә булышабыз. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакырулар була. Кайчагында авыруның язмышын минутлар хәл итә, шуңа күрә безнең бурыч - аларга вакытында ярдәм итү. Һәркемгә шәхси якын килә белү кирәк, һәркемнең үз холкы... Минем әбием Хаитби Мирзоевна узган гасырның егерменче елларында авылда халык табибы булган. Барысы да аңа мөрәҗәгать иткән, әби беркемгә дә ярдәм итүдән баш тартмаган, барысына да булышкан, бик тәҗрибәле булган, - дип аңлата Урунбек Шоимов бу һөнәрне сайлау сәбәбен.
Гаилә династиясе дәвам итә – аның улы Шохимордон Казанда фармацевт булып эшли, ә хатыны Шамигөл - укытучы.
Татьяна Афанасьева: «Пациентларга бөтен күңелемне бирәм»
Татьяна Анатольевна медицинада 33 ел. Хезмәт эшчәнлеген 1989 елның апрелендә Рус Казысы хастаханәсендә башлый.
Мин кечкенәдән медицина хезмәткәре булырга хыялландым. Минем медицина инструментлары салынган кечкенә чемодан бар иде. Алар белән уйнарга һәм үз курчакларымны дәваларга бик ярата идем. Керәшен Сәрдәсе мәктәбен тәмамлаганнан соң, мединститутка укырга керергә теләдем, барып чыкмады, аттестатымда бер дүртле, калганнары бишле булса да, – дип искә ала Татьяна Афанасьева.
Озак уйлап тормастан, ул медучилищега укырга керә. 2,5 елдан акушер-фельдшер һөнәрен ала һәм туган ягына әйләнеп кайта, бүгенге көнгә кадәр шунда эшли. Нигездә, ул туган авылыннан сигез чакрым ераклыкта урнашкан Көлкәмәр авылында медпунктта эшләгән. Җәен юл дүрт чакрымга кадәр кимегән. Татьяна көн саен эшкә йөргән: әле җәяү, әле велосипедта, әле скутерда. Ничектер барып җитәргә кирәк, чөнки аны анда пациентлары көтә.
Авыл халкы хәзер картая. Шуңа күрә, авыруларның өйләренә барам, кемгәдер укол ясарга, кемгәдер башка процедураларны үткәрергә кирәк. Хәзер бу елның март аеннан Керәшен Сәрдәсе ФАПында, шулай ук Көлкәмәрдә эшлим. Бу һөнәрне сайлавыма беркайчан да үкенмәдем, мин аны яратам һәм пациентларга бөтен күңелемне бирәм, - дип йомгаклый медицина хезмәткәре.
Җирле халык, үз чиратында, аны «безнең Танечка» дип атап, бик хөрмәт итә. Татьяна Анатольевна буш вакытында спорт белән шөгыльләнергә ярата, ул Республика медицина хезмәткәрләре спартакиадаларында йөгерү буенча күп тапкырлар җиңүче була. Көн саен эшкә җәяү йөргәне юкка булмаган, күрәсең.
Елена Матюничева: «Мин хезмәттәшләремнән уңдым»
Елена Петровна Питрәчнең үзеннән. Биредә аның балачагы үткән, мәктәпне дә монда тәмамлаган, кияүгә чыккан, бүгенге көндә дә бу авылда яши һәм эшли.
Ул профилактика кабинетының шәфкать туташы. Аларның төп бурычы - диспансерлаштыру документларын рәсмиләштерү.
Көн саен безнең кабинет аша 18 яшьтән башлап 30дан артык кеше уза. Безнең бурычларга документлар тутыру гына түгел, гражданнарыбызны җентекләп карау да керә. Медицинага әнием Наталья Михайловна киңәше белән килдем. Аның: “Дәрәҗәле һөнәр, эш һәрвакыт булачак”, дигән сүзләре хәтердә, дип искә ала Елена Матюничева.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул медицина көллиятенә укырга керә. Аны 2004 елда тәмамлый һәм шул вакыттан бирле бер үк урында эшли. Шул ук елны машина йөртүче булып эшләүче җирле егет Александрга кияүгә чыга. Уллары Павел авиация техникумында укый, кызлары Полинага 9 яшь.
Мин хезмәттәшләремнән уңдым. Валентина Хрюнова һәм Айсинә Әхмәмәтованы үз остазларым дип саныйм, алар миңа бик ярдәм иттеләр. Безнең кечкенә генә коллективыбыз хәзер дә бик тату, бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез. Буш вакытымда өй мәшәкатьләре белән шөгыльләнергә һәм төрле тәмле ризыклар пешерергә яратам, - ди шәфкать туташы.
Питрәч районы үзәк хастаханәсе системасында 360 кеше эшли, шуларның 73-cе - табиблар. Үзәк хастаханәдән тыш Шәле, Кощак, Ленино-Кокушкино, Царево һәм Пановка авылларында 5 табиб амбулаториясе бар, шулай ук 28 ФАП эшли. Аларда Татарстан Республикасының 6 атказанган табибы Александр Курмышев, Исламгали Мөхәммәтшин, Наталья Ксенофонтова, Фәридә Солтанова, Гөләрә Хисамова, Азат Гыйльманов һәм Татарстанның бер атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Наталья Максимова эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа