Питрәч районы үзәк хастаханәсе тагын бер яңа автомобиль алды
Бу транспорт пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен урынга китереп җиткерү, биологик материаллар һәм дару препаратлары ташу өчен файдаланылачак.
"2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы" кысаларында. быел авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен 5 «Лада Ларгус» автомобиле тапшырылачак. Хәзергә 4 машина булды, дүртенчесен тантаналы шартларда Казанда тапшырдылар.
Бүген Татарстанның район хастаханәләренә барлыгы 70 яңа автомобиль тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа