Питрәч районында барлык дүрт төр вакцина да бар
Бүгенге көнгә коронавирустан 28 меңнән артык кеше вакцина һәм 500дән артык кеше кабат прививка ясаткан.
Бәйрәм көннәрендә район үзәк хастаханәсе көн саен 8дән 12 сәгатькә кадәр эшләде. Шулай ук вакцинация авыл фельдшер-акушерлык пунктларында, табиб амбулаторияләрендә узды.
Бу вакыт эчендә барлыгы 150дән артык кеше прививка ясаткан. Халыкны вакцинацияләү дәвам итә. Әмма бәйрәмнәрдәге кебек актив түгел. Район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Алинә Архипова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта вакцинация темплары бераз кимегән, әмма теләгән пациентларга ревакцинация ясау дәвам итә.
Ковид-госпиталь дә эшен дәвам итә. Бүген анда буш койкалар юк, 30 кеше дәвалана. Алар арасында авыр хәлдә булган пациентлар да бар. Госпиталь эшли башлаганнан бирле 200 питрәчле дәваланган, шуларның 7се вафат булган.
Прививканы ясатуның авырлыгы юк. Паспорт белән район үзәк хастаханәсе регистратурасына килергә һәм вакцинациягә килүегез турында әйтергә кирәк. Кабул итү язылмыйча, чират тәртибендә, иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр бара. Авылларда яшәүчеләр үзләренең фельдшер-акушерлык пунктларына һәм табиб амбулаторияләренә мөрәҗәгать итә алалар.
Прививка өчен теләсә нинди вакцина туры килә. Өстәвенә, хәзер барлык дүрт төр вакцина да бар. Чит илгә чыгарга җыенучылар гына искәрмә. Аларга бары «Спутник-V» генә туры киләчәк.
Күп кеше прививка ясатканнан соң температура күтәрелү, баш авыртуыннан курка. Бу табигый күренеш, ул ике-өч көн генә дәвам итә.
Сүз дә юк, прививка ясату яки ясатмау һәр кешенең үз эше. Әмма бу җитди чир белән авыручылар, прививка ясатуың хәрлерәк, ди. Дәвалану бик авыр, чыгымлы, нәтиҗәсе мактанырлык түгел. Кемдер сулыш алырга авыр булуыннан, аппетит булмавыннан зарлана.
Барысы да үзегездән тора...
Шул ук вакытта табиблар коронавирусның яңа штаммы - «Омикрон» турында еш сөйли.
Алинә Архипова аңлатканча, ул классик штаммнан температураның кинәт һәм 39 градуска кадәр күтәрелүе белән (ул бик озак төшми тора) аерылып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа