Питрәч районында коронавирус белән авыручылар саны арта
Җәй башында коронавирус кимеде һәм кеше пандемия үткәндә калды дип уйлый башлады.
Районда узган атнада коронавирус инфекциясе белән авыручы 46 кешене теркәделәр. Питрәч район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Алина Архипова сүзләренә караганда, бездә шулай ук ОРВИ очракларының артуы дәвам итә, авыручылар арасында балалар күп.
Ярты ел саен вакцина ясатырга кирәк. Алдан ниндине ясатуга карамастан, теләсә кайсы вакцинаны ясатырга була. Прививканы бездә Питрәч район үзәк хастаханәсендә һәм табиблык амбулаторияләрендә ясыйлар. Иммунитет титрларын билгеләүгә анализны бары тик шәхси клиникаларда гына тапшырырга була, – дип сөйләде Алина Архипова.
Ковидтан вакцинация ясату өчен процедура кабинетына көн саен киләләр. Шушы көннәрдә анда пенсионер Наҗия Галиева мөрәҗәгать иткән.
Быел ике компонентлы прививка ясаттым. Барысы да әйбәт үтте, прививка ясаган урын гына бераз авыртып торды. Быел да вакцина ясаттым – үз сәламәтлегемне куркыныч астына куярга теләмим. Мин актив кеше: кибетләргә барам, җәмәгать транспортында йөрим. Прививкадан соң бер тапкыр да авырмадым, - диде Наҗия Галиева.
Ә менә яшь кыз Ирина Попова прививкадан соң вирус йоктырган, бәхеткә аны җиңел формада кичергән.
Мин узган елның ноябрендә, авыручы кешеләр белән аралашкан вакытта вакцина ясаттым. Ул чакта авыртудан бик курыктым, шуңа күрә поликлиникага килдем һәм прививка ясаттым. Февраль аенда миндә ковид ачыкланды, ул җиңел формада узды. Әбием белән бабам аның белән бик каты авырттылар, дөрес, алар прививка ясатмаган иде. Менә, хәзер минем иммунитетым булсын өчен ревакция уздым. Якыннарымны һәм туганнарымны зарарларга теләмим, - ди Ирина Попова.
Республика җитәкчелеге хезмәт коллективларында, белем бирү оешмаларында һәм социаль сфераның башка учреждениеләрендә битлек режимына кире кайтырга тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа