Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районында коронавирус белән авыручылар саны кимеде

Моны район санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе утырышында билгеләп үттеләр.

Районда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимү күзәтелә. Әмма, авыручыларның  авыруны  бик авыр кичерүе күзәтелә. Бүген 4 кеше үзизоляциядә, 10 контактлы, 12 кеше хастаханәгә озатылган. 204 питрәчле кискен респиратор авырулар белән авырый.

Районда 560 кеше вакцинация үтте, шуларның 137се икенче компонентны алды. Бу, нигездә, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулы пациентлар, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре.

Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге вәкиле билгеләп үткәнчә, узган атнада битлек режимын бозган өчен 42 беркетмә төзелгән. Сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре тарафыннан кабаттан хокук бозулар күзәтелә.
 

Зөһрә Галимуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса