Питрәч районында прививканы кайда ясарга була?
Оешма һәм предприятиеләрнең үз хезмәткәрләренә эш урыннарында прививка ясату мөмкинлеге бар. Медицина бригадасы хезмәт коллективларына гаризалар буенча бара.
Табиб амбулаторияләрендә, ФАПларда, поликлиникада. Беренче икесе халыкны үз эш сәгатьләрендә кабул итә. Район үзәк хастаханәсендә 112 нче кабинет беренче катта дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00дән 20.00гә кадәр, шимбә көнне 13.00 гә кадәр эшли. Көн саен диярлек прививка ясатырга чират торучылар шактый.
Авыр вакыт. Кемнең авыру, кемнең сәламәт икәнен аңлавы кыен. Ә яшисе килә. Шул рәвешле үземне сакларга булдым, - дип сөйләде пенсионер Рәшидә Хәбибуллина, аңа 73 яшь.
Килүчеләр арасында яшьләр күбрәк. Нигездә, бу вакцинация ясау турында сертификатсыз эш урыннарына кертмәү белән бәйле.
Хәзер прививкадан башка беркая да барып булмый. Эшкә дә, үз эшләрең буенча да чыгып булмый, - дип билгеләп үтә азык-төлек кибете хезмәткәре Екатерина Микакова.
Ул Спутник-Вның беренче компонентын ясатканнан соң үзен начар хис итүен әйтеп узды. Биле авырткан, 3 көн температурасы булган. Аннары барысы да узган.
Әмма хезмәттәшләремдә мондый хәлләр күзәтелмәде, алар зарланмады, яхшы кичерделәр, - дип аңлатты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа