Питрәчлеләр коронавирустан вакцина ясатуны дәвам итәләр
Атна башына районда 1571 кеше прививка ясаткан, шуларның 827се - икенче компонент.
Прививканы бигрәк тә өлкән буын кешеләренә ясатырга киңәш итәләр, чөнки алар - риск төркемендә.
Пановка авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе һәм ИК-3 ФКУ җитәкчесе Юрий Лопоухов бу ел башында вакцина ясатты. Без аның процедураны ничек кичерүен белдек.
Мин моны үземне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне саклау өчен эшләдем. Вакцинаның беренче компонентын миңа 18 гыйнварда, икенчесен 8 февральдә ясадылар. Үземне бик яхшы хис итәм. Хәлем начараймады. Беренче көнне генә тән температурасы 37,2 градуска кадәр күтәрелде, әмма ул бик тиз төште. Хатыным, шулай ук хезмәттәшләр-ветераннар да миннән үрнәк алды. Барысы да үзләрен яхшы хис итә, - дип билгеләп үтә Юрий Петрович.
Ул һәрвакыт үз сәламәтлеге турында кайгыртырга күнеккән. Моның өчен актив яшәү рәвеше алып бара, спорт белән шөгыльләнә. Кышын башка ветераннар белән бергә чаңгыда шуа. Алар 10га якын кеше җыела. Моннан тыш, бассейнга мөмкин кадәр ешрак йөрергә тырыша, Пановка авылы мәйданчыгында волейбол уеннарын оештыра һәм аларда катнаша.
Кызганыч, өлкән буын кешеләренең барысы да спорт белән шөгыльләнми. Шуңа күрә аларның иммунитеты көчсез була, һәм коронавирус йоктырган очракта, көрәшергә һәм аның таралуына комачауларга көчләре җитми. Статистика күрсәткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр коронавирус инфекциясен яшьләргә караганда авыррак кичерә. Моңа хроник авырулар да сәбәпче, алар ковид-19 иярсә кискенләшә генә. Болар барысы да иң фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Өлкән яшьтәге кешеләр арасында ковид-инфекциядән соң, үлемгә кадәр өзлегү куркынычы югары, - дип ассызыклый Питрәч район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ландыш Кадыйрова, вакцинациянең иң нәтиҗәле һәм ышанычлы саклану ысулы булуын искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа