Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәчлеләр җәмәгать урыннарында битлекне сирәгрәк кия башлады

Без моның нишләп алай булуын аңларга тырыштык.

Ә бит районда көн саен  КОВИД-19 белән зарарлануның яңа очраклары ачыклана.

Шунысы мәгълүм, кайберәүләр өйдә дәвалана, икенчеләре хастаханәгә озатыла. Барысы да пациентның авыруны  ничек – җиңел яки авыр формада кичерүенә бәйле.
- КОВИД-19га мазок нәтиҗәләре уңай булганда һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр хәзер мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салына, - дип ассызыклады Питрәч район үзәк хастаханәсе баш табибының  халыкка  медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ландыш  Кадыйрова. Ул шулай да авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк, - дип билгеләп үтте.
- Хәтта барлык күрелгән чаралар да инфекцияне тулысынча контрольдә тотмый. Иң нәтиҗәле ысул - вакцинация, - ди Ландыш Минтаһировна.
Бүгенге көндә Питрәч район хастаханәсендә 185 кеше вакцинация узды. Без кешеләрнең прививка ясатырга ашыкмауларын гына түгел, гади саклану ысулларына да салкын карауларын күрәбез. Җәмәгать урыннарында медицина битлекләреннән йөрмиләр һәм антисептиклардан файдаланмыйлар. 
- Пандемия башланган гына чорда  кешеләр үз тормышларына куркыныч  янавын яхшы аңлады. Алар  кирәкле саклык чараларын үтәргә тырыштылар.
Бүгенге көндә пандемия куркынычы кими бара,  әмма бу авыру йоктыру  куркынычы юк дигән сүз түгел. Акрынлап кешедә  курку һәм мотивация кими, шуның белән  кайбер кешеләр битлек киеп йөрергә теләми башлый, аларның үзләрен хәлнең җитди булмавына ышандырырга омтылышлары көчәя, - дип аңлата «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Фәризә Шалимова.
Кешенең коронавируска мөнәсәбәте – аннан  куркуы яки битараф булуы мөһим түгел. Әмма һәрберебез үз сәламәтлегебезне, якыннарыбызның сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Пандемия  тәмамланмыйча без җиңел сулый алмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса