Питрәчлеләргә биттәге җыерчыклардан ничек котылырга?
Биттәге җыерчыклардан котылыр өчен түбәндәге битлек ярдәм итәр.
Чүпрәдә (дрожжи) тирене йомшартучы һәм тигезләүче В витамины күп. Шуңа да бу гади генә рецепт турында онытмагыз, кызлар.
Чүпрәне яхшылап изеп, өстенә сөт салырга кирәк. Килеп чыккан катнашманы атнасына ике тапкыр җыерчыклы урыннарга 20 минутка сөртегез. Бу битлек бит тиресен йомшарта һәм җыерчыкларны сизелми торган итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа