Питрәчлеләргә даими тикшереп торырга кирәкле 10 анализ турында сөйлибез
Әгәр елга бер тапкыр кан анализы тапшырсалар, кешеләргә күп чир кагылмас иде.
Анализдагы 10 күрсәткеч безнең сәламәтлек турында барысын да диярлек әйтеп бирә. Шуларны даими тикшертеп тору гомеребезне озынайта, хәтта үлемнән дә алып кала ала.
Глюкоза. Аның күләме шикәр диабеты куркынычы булу-булмавын күрсәтә. Нормасы – бер литрга 6,1 ммольга кадәр.
Глюкоза белән катнаш (гликированный) гемоглобин (НВА1С). Кан алган моменттагы түгел, ә соңгы өч ай дәвамында булган шикәрне чагылдыра. 5,7 – 6,4% – диабет башлану ихтималы бик зур, 6,5% һәм артыграк – чир башланган дигән сүз.
Гемоглобин. Кислородны әгъзаларга илтүдә катнаша. Аның күрсәткеченә карап, кешедә азканлылык бармы-юкмы икәнне белеп була. Ирләр нормасы – 130 г/л, хатын-кызларныкы – 120 г/л.
Эритроцитның уртача күләме (MCV). Аерым андый анализ ясалмый, ул канның гомуми анализы составына керә. Кызыл кан тәнчегенең күләме азканлылыкның сәбәбен билгеләргә ярдәм итә. Норма – 80 – 102 фл.
Эритроцитларның утыру тизлеге (СОЭ). Бу – организмдагы ялкынсыну процессы күрсәткече. Ирләр нормасы – 1 – 10 мм/сәг, хатын-кызларныкы – 3 – 15 мм/сәг. 50 яшьтән соң һәм йөкле чакта 25кә кадәр була ала.
Холестерин. Ике төрле була: тыгызлыгы түбән (ЛПНП – начар), тыгызлыгы югары (ЛПВП – яхшы). Начарының зурлыгын белү мөһимрәк, чөнки кан тамырларына атеросклероз төерчекләре утыру аңа турыдан-туры бәйле. ЛПНП нормасы – бер литрга 2,6 ммольга кадәр.
Бөердәге йомгаклар аша канның фильтрлану тизлеге (СКФ). Бу анализ бөерләрнең халәтен бик ачык күрсәтә. Түбән булса, бөер начар эшли дигән сүз. Норма – минутына 90 минуттан башлап.
Билирубин. Ул – үт составындагы кызгылт сары матдә. Күтәрелгән булса, димәк, бавыр эшчәнлеге бозылган. Норма – туры билирубин: бер литрга 0 – 5 мкмоль.
Лейкоцитлар. Сөяк эчендәге җелектә һәм лимфа төеннәрендә хасил була торган ак кан тәнчекләренең төп вазыйфасы – организмны ят күзәнәкләрдән саклау. Нормасы – бер литрга 4,5×109 – 10×109 берәмлек.
Тромбоцитлар. Болар – канның оешуы өчен җаваплы төссез кан тәнчекләре. Ирләр нормасы – 200 – 400 мең мкл/берәмлек, хатын-кызларныкы – 180 – 320 мең. мкл/берәмлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа