Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

"Питрәчлеләргә гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итәбез"

Халыкка гриппка каршы вакцинация ясау дәвам итә. Җирле халыкка гына түгел, читтән килүчеләргә дә прививка ясыйлар. Иммунизацияне инде 3000нән артык кеше узган.

Көз җитү белән, тирә-юньдәгеләр авырый һәм ютәлли башлагач, гриппны бик тиз йоктырырга мөмкин. Авыру куркынычын киметү өчен халык ел саен прививка ясата. Быел прививкалар ясау кампаниясе август ахырында башланды һәм хәзерге вакытта актив бара.
– Без олылар өчен ике төрле вакцина алдык - Совигрипп һәм Флю-М, күптән түгел балалар вакцинасы да килде. Профилактика һәм алга таба авырмас өчен бөтен кешегә прививка ясатырга киңәш ителә. Өлкән буын кешеләре, яшь әниләргә, йөкле хатыннарга, иммунитеты зәгыйфь булган кешеләргә, һичшиксез, үзләрен сакларга кирәк, - дип сөйләде Питрәч район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Алина Архипова. – Хәзер үз сәламәтлегегезгә аеруча да сакчыл карарга кирәк. Быел грипп коронавирус инфекциясе белән бергә бик зур өзлегүләргә китерергә мөмкин булуы белән куркыныч, - дип ассызыклады ул.
Прививканы район үзәк хастаханәсе поликлиникасында, табиблык амбулаторияләрендә, яшәү урыны буенча ФАПларда алдан язылмыйча гына да ясыйлар. Вакцинаны хезмәттәшләр белән бергә ясатырга мөмкин – күчмә бригаданы эш урыннарына чакырырга була. Мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр беренче чиратта прививка ясаталар.
Вакцинация өчен каршы билгеләр бармы, терапевт, педиатр яки фельдшер процедура алдыннан пациентны карыйлар һәм консультация бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса