Питрәчлеләргә йөземнең файдасы турында сөйлибез
Йөзем (виноград) - минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе.
Виноградның барлык файдалы сыйфатлары кипкән җимештә дә саклана.
Без яратып ашаган йөземнең киптерелгән виноград булуын белмәүче кеше аздыр. Ә менә бу кипкән җимеш виноградның барлык файдалы сыйфатларын, ягъни 70-80 процент витаминнарын һәм 100 процент микроэлементларын саклавын күпләр белмидер әле.
Йөземне нерв системасын ныгыту, тынычландыру өчен, хәлсезлектән, ашказан-эчәк юллары бозылганда, йөрәк һәм бавыр авыртканда кулланалар. Бу җимешнең иммунитетны күтәрүгә, анемиягә каршы да файдалы булуы билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа