Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәчлеләрне гриппка каршы прививка ясатырга чакыралар

Районда халыкны гриппка каршы иммунизацияләү дәвам итә. Вакцинация зарарлану куркынычын киметә һәм өзлегүләрдән саклый.

Грипп - ул өске һәм аскы сулыш юлларына зарар китерә торган вируслы инфекция. Аның билгеләре – температураның кискен күтәрелүе, мускул һәм баш авырту, көчле авырту, продуктив булмаган ютәл, тамак авырту, борын тыгылу.

Авыручыларның күбесе 1-2 атна эчендә савыга. Әмма балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, хроник авырулардан интегүчеләр һәм түбән иммунитетлы кешеләр өчен грипп бик куркыныч. Ул төп авыруларның өзлегүенә, пневмония үсешенә һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Коронавирус куркынычы булганда үзегезне саклау аеруча да мөһим.
- Әгәр без икеләтә зарарлану вариантын теркәсәк - грипп+ковид-19 - авыруның алга таба үсешен һәм агымын фаразлау кыен. Үз сәламәтлегегез турында кайгыртырга кирәк һәм гриппка каршы прививканы алдан ук ясатыгыз, - дип
мөрәҗәгать итә Питрәч район үзәк хастаханәсе белгечләре.
Олыларга прививканы яшәү урыны яки эш урыны буенча район үзәк хастаханәсе поликлиникасында, табиб амбулаторияләрендә, ФАПларда ясыйлар, балаларны вакцинацияләү яшәү урыны буенча балалар консультациясендә һәм балалар бакчаларында, мәктәпләрдә уза.
Барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итү өчен «Кайнар линия» телефоны: 8-900-327-96-79.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса