Питрәчнең кошчылык фабрикасы хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясаттылар
Медицина хезмәткәрләре хезмәт коллективына үзләре килде.
Питрәч район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре халыкның теләге белән, КОВИД-19га каршы вакцинация үткәрү өчен, хезмәт коллективларына һәм зур торак кмплексларына баралар. Узган атнада алар Ленино-Кокушкинода «Ак барс» кошчылык комплексында булдылар.
Медиклар вакцина ясатучыларның барлык сорауларына җавап бирделәр, ә укол ясар алдыннан башлангыч тикшерү үткәрделәр.
Процедура алдыннан минем кан басымын, температураны үлчәделәр, хәлем белән кызыксындылар. Аннары укол ясадылар. 21 көннән икенче доза кертеләчәк, - дип сөйләде Илшат Сафин. – Вакцина ясатырга, шул рәвешле саклык чарасы күрергә булдым. Чөнки үз сәламәтлегем өчен куркам. Прививка вирустан сакланырга ярдәм итәр дип уйлыйм, – ди ул.
? Эш урыннарында ук вакцинация үтәргә теләүче оешмалар һәм предприятиеләр коллективларына, 89003279679 номеры буенча кайнар линиягә шалтыратып, гариза бирергә кирәк. ☎️
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа