Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Район үзәгендә Татарстанда гериатрия хезмәтен оештыру буенча утырыш узды

Кунаклар республика буенча үрнәк алырлык Питрәч хастаханәсенең гериатрия кабинетын карадылар.

Анда өлкән яшьтәге кешеләргә махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтелә.

Кабинет ике өлешкә бүленгән. Беренчесендә   хәтта үзеңнең медицина учреждениесендә булуыңны онытасың. Пәрдәләр эленгән зур тәрәзәләр, бүлмә гөлләре, уңайлы диван – боларның барысы да өйдәгечә мохит, иркен шартлар тудыра. Биредә пациентлар белән әңгәмәләр уза.
Алга таба табиб аны медицина манипуляцияләре өчен кабинетка озата бара. Кабул итү пенсионерның буен, авырлыгын, аның артериаль кан басымын үлчәүдән башлана. Күрү, ишетүенә бәя бирелә. Нинди дә булса проблемаларны ачыклаганда, табиб авыруларны профилактикалау һәм алга таба үсешен кисәтү белән шөгыльләнә. Өлкән яшьтәге кешеләргә сыйфатлы диагностика ясау өчен махсус җиһазлар кирәк.

Остеопороз кебек җитди авыруны ачыклау өчен аппарат сатып алырга планлаштырабыз. Бу  озак вакытлар үзен сиздерми, ләкин сынулар һәм хәтта инвалидлык кебек нәтиҗәләргә китерә ала, - дип билгеләп үтә хастаханәнең табиб-гериатры Гөлнара Гәрәева. – Шикәр диабеты, артериаль гипертония буенча мәктәп ачарга планлаштырабыз. Әгәр кешеләр алар турында күбрәк белсә, без кан тамырлары катастрофаларын булдырмый кала алачакбыз, - дип өстәде табиб.

Хастаханә сугыш ветераннары госпитале белән хезмәттәшлек итә, кирәк булганда питрәчлеләрне хастаханәгә салалар. Табиб-гериатр шулай ук пациентларның туганнары белән дә аралаша, аларны карау буенча киңәшләр белән уртаклаша.
Аңа терапевт аша язылалар. Кайбер кешеләр турыдан-туры мөрәҗәгать итә. Питрәчле Җәмилә Сысорова бу кабинетта ике тапкыр булуы турында әйтте.

Мине кызыксындырган барлык сорауларга да җентекле җаваплар алдым. Үземнең гозерләремне җиткердем, тикшерү уздым. Күзләрем начар, табиблар  ярдәм итте. Бу кабинет бик кирәк һәм ул  вакытында ачылды. Биредә өлкән яшьтәге кешеләргә зур игътибар күрсәтәләр, - дип сөйләде пенсионер.


ЦИФРЛАР
Кабинет узган елның августында «Демография» илкүләм проекты буенча ачылды. Районда 60 яшьтән өлкәнрәк 6513 кеше һәм 80 яшьтән олырак 1055 кеше беркетелгән. Табиб-гериатр 452 кешене карады, шуларның 84е – өйдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса