Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Роспотребнадзор ковид белән авырган кешеләргә прививка ясату тәртибен аңлатты

Савыкканнан соң берничә ай узгач Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга кирәк.

Коронавирус белән авырганнан соң кешедә иммунитет барлыкка килә. Савыкканнан соң берничә ай узгач Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатырга кирәк. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) тәкъдимнәрендә язылган.

Ковидтан соң савыккан кешеләрдә вируска табигый иммунитет барлыкка килә. Әмма әлегә аның күпмегә җитүе һәм кешене саклау дәрәҗәсе төгәл билгеле түгел. Вакцина ышанычлырак», — диделәр ведомствода.

Прививкадан соң коронавирус йоктыру ихтималы аз. Кагыйдә буларак, мондый очраклар вакцинациянең тулы курсын узмаган яки табиб тәкъдимнәрен үтәмәгән кешеләр арасында ачыклана.

Россиядә җитештерелгән бер генә вакцина да балага узу мөмкинлегенә йогынты ясамый, диделәр ведомствода. Барлык препаратлар да тиешле сынауларны узды, алар буенча тискәре нәтиҗәләр ачыкланмады.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса