Роспотребнадзорда грипп белән авырганнан соң да прививка ясатырга киңәш иттеләр
Бу элек ясатмаган очракта.
Бер сезонда грипп белән ике тапкыр авырырга мөмкин, шуңа күрә хәтта авырганнан соң да вакцина ясату кирәк. Бу элек ясатмаган очракта. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директорының клиника-аналитик эше буенча урынбасары Наталья Пшеничная шул хакта белдерде.
«Бер сезонда грипп белән ике тапкыр авырырга мөмкин. Бу бер үк вакытта грипп вирусының берничә штаммының циркуляцияләнүе белән бәйле. Шулай итеп, әгәр дә сез гриппның бер штаммы белән авырыйсыз икән, башкалары белән авырмаячаксыз дигән бернинди дә гарантия юк. Бер штамм гриппына каршы антитәнчекләр икенче штаммнан тулысынча саклый алмый», - диде Пшеничная.
Аның сүзләренчә, сезонлы грипп вакцинасына А һәм В подтипаларына караган өч яки дүрт грипп вирусы штаммы антигеннарын кертәләр.
Әгәр дә кеше бу сезонда грипп белән авырган икән һәм вакцинация узмаган булса, прививка ясатуның хәтта хәзер дә файдасы бар, бигрәк тә инфекция эпидемия сезоны башында булса ( мисал өчен, ноябрь-декабрьдә), дип аңлатты Пшеничная.
Аның сүзләренчә, бәлки, H1N1 подтибындагы А тибы грипп вирусы штаммын йоктырганнан соң иммунитет H3N2 подтибындагы А тибы грипп вирусының башка штаммыннан берникадәр саклаячак, әмма В гриппы вирусыннан саклауны тәэмин итмәү ихтималы зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа