Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Россия галимнәре балтырганнан псориазны дәвалый торган дару ясыйлар

Аларның фаразынча, балтырганны спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен порошоклар, ризыклар җитештерүдә дә кулланырга мөмкин.

Алтай дәүләт университеты галимнәре һәм студентлары Сосновский балтырганыннан псориазны дәвалау өчен дару уйлап табу өстендә эшли. Уникаль даруны Мәскәүнең Псориаз-үзәге көтә, дип яза Lenta.ru.

Проект җитәкчесе Виталий Царев әйтүенчә, бу хәтәр чүп үләннең яфраклары һәм җимешләре фуранкумарин матдәсеннән торучы эфир майларына бай. Фуранкумаринның кайбер төрләре тән тиресе авыруларыннан котылырга ярдәм итә. “Аларны балтырганнан алуның нәтиҗәлерәк ысулын гына сайлыйсы бар”, – дип басым ясап әйткән ул.

Галимнәр дару матдәләре сыгынтысын тәүге тапкыр Сокслет экстракторы ярдәмендә алган. Хәзер алар сыгынтыны башка төрле ысуллар белән, аерым алганда, су ярдәмендә алмакчылар икән.

Царев басым ясап әйткәнчә, проект берьюлы ике мөһим бурычны хәл итә. Беренчедән, тән тиресе авыруларына каршы көрәшүгә ярдәм иткән яңа дару пәйда булачак. Икенчедән, аны җитештерү халыкны борчуга салган чүп үләнне киметү мөмкинлеге бирәчәк.

Моннан тыш, галимнәр фаразынча, балтырганны спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен порошоклар, ризыклар җитештерүдә дә кулланырга мөмкин. Чөнки анда аксым күп.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса