Россиядә ковид-пневмонияне дәвалый торган яңа препарат барлыкка килде
Даруны Федераль медицина-биология агентлыгы җитештергән.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус авыруын катлауландыра торган пневмонияне дәвалау һәм профилактикалау өчен «Лейтрагин» дип аталган ингаляция препаратын теркәде. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
25 майда Федераль медицина-биология агентлыгы җитештергән „Лейтрагин“ ингаляция препаратын Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы теркәде. Яңа препарат коронавирус инфекциясен катлауландыра торган пневмонияне дәвалау һәм профилактикалау өчен кулланыла», — диелә хәбәрдә.
Хәзер әлеге даруны сәнәгый җитештерү башланачак.
«Лейтрагин» — ковид белән авыруны озакка суза торган цитокин штормы белән көрәшә һәм аны профилактикалый торган беренче препарат. Ковид белән авырган 320 пациент арасында уздырылган клиник сынаулар күрсәткәнчә, препаратны кабул итүчеләр арасында бер генә үлем очрагы да булмаган, шулай ук авыруның катлаулы формага күчүе дә күзәтелмәгән. Стандарт терапия алучылар 14 көн эчендә дәваланып бетсә, «Лейтрагин» кабул иткән кешеләрнең сәламәтләнеп бетүе 7 көнгә кыскарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа