Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Сакланганны Ходай саклар

Бүгенге көндә Ухань шәһәрендә барлыкка килгән коронавирус эпидемиясе бөтен дөньяны киеренкелектә тота. Күп миллионлы шәһәр – санитар блокаданың тыгыз боҗрасында. Безнең ил Кытай белән япты, россиялеләрне аннан ашыгыч рәвештә эвакуациялиләр. Татарстанда әлегә коронавирус белән бер генә авыручы да теркәлмәгән. Шул ук вакытта аэропортларның үткәрү пунктларында чит илләрдән килгән рейсларның пассажирлары һәм экипажлары даими рәвештә тикшерелә. Ә республика хастаханәләрендә ОРВИ белән авыручылар өчен 919 койка әзерләнгән. Без коронавирусның куркынычы нидә икәнен, аннан ничек сакланырга һәм питрәчлеләрне бу авыру куркытканмы-юкмы икәнлеген белергә булдык.

Бу авырудан кешеләр үләгә мөмкин - бу факт. 10 февральгә коронавирустан 1018 кеше үлгән. Бүгенге көндә бу вирус турында барысы да билгеле түгел, әмма шулай да үлем белән тәмамланган авырулар исемлегендә ул беренче урында. Бу авыру аркасында үлүчеләр саны 10 процентка кадәр тәшкил итә. Бу шактый югары процент, әмма шуны истә тотарга кирәк: гадәти грипп та куркыныч булырга мөмкин. Күпчелек очракта бу вирус та грипп кебек уза. Аның тиз арада пневмония китереп чыгаруы мөмкин.
- Вируслы инфекцияләргә килгәндә, биредә профилактика бик нәтиҗәле һәм ул дәвалануга караганда кимрәк чыгымнар һәм азрак көч таләп итә. Профилактика чаралары гадәти грипп эпидемиясе чорында киңәш ителә торган чаралар кебек үк: кулларны еш һәм яхшылап юыгыз, йөткерә торган кешеләр белән элемтәдән качыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, күбрәк сыеклык эчегез, бүлмәне даими җилләтегез һәм һаваны дымландырыгыз, кеше күп булган урыннарда сирәгрәк булыгыз, маскалар кулланыгыз, очрашулар вакытында кочаклашудан, үбешүдән һәм кул бирүдән тыелыбрак торыгыз, пычрак кул белән йөзегезне, күзләрегезне, борыныгызны тотмагыз. Вирус инфекциясенең беренче билгеләре булганда табибка мөрәҗәгать итегез! – дип сөйләде безгә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Галина Игнатьева.
Кытай халкы бүген саклагыч медицина маскалары киеп йөри. Безгә бу вирус, Аллага шөкер, әле килеп җитмәде , шулай да җирле даруханәләр аны “йоктырган” инде.
- Безнең даруханәдә медицина битлекләренә ихтыяҗ күпкә артты, аларны бик күпләп ала башладылар, - дип билгеләп үтте Питрәчнең бер даруханәсенең фармацевты Анна Сахарова.
Безнең кечкенә генә социаль сораштыру күрсәткәнчә, питрәчлеләр яңа дөнья куркынычына әлегә битараф - аларны гадәти ОРВИ күбрәк куркыта.
- Коронавирус турында мин, әлбәттә, ишеттем, әмма ул безгә килеп җитәр дип уйламыйм, - дип билгеләп үтте район мәдәният өлкәсендә эшләүче Алия Вахидова.
- Бездә кош гриппы да, дуңгызныкы да “булды” инде, нәрсә дип кенә куркытмадылар... Коронавирус та узар, - диде район үзәгенең бер кибетендә сатучы Ләйсән Примерова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса