Шикәрне алыштыра торган продуктның сәламәтлеккә бик зыянлы булуы турында кисәтәләр
Бу хакта диетолог Кристина Плотникова хәбәр итә
Аны җитештерүчеләрнең кайберләре, продукт фәкать табигый компонентлардан гына тора, дигән булып, кулланучыларны алдарга мөмкин.
Хәзер, шикәрдән баш тартып, “сахарозаменитель”гә күчүчеләрне бик еш очратырга мөмкин. Диетолог Кристина Плотникова белдергәнчә, сәламәтлеккә зыян салырга – ашказаны-эчәкләрдә көйсеәзлекләргә һәм хәтта инфаркт, инсультка да китерергә мөмкин бу.
Шикәр алыштыргычны җитештерүчеләрнең кайберләре, янәсе, продукт фәкать табигый компонентлардан гына тора, дигән булып, кулланучыларны алдарга мөмкин. Шул ук вакытта продуктның татлы тәм бирүче синтетик матдәләрдән торуы бар.
Шуңа күрә табиб шикәр алыштыргычны бик саклык белән генә сайлап алырга, яки, гомумән, аннан баш тартырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа