Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Сәламәтлегебезне кайгыртучылар турында

“Сәламәтлектән дә кадерле нәрсә юк. Безнең сәламәтлек юлыбызда нинди медицина хезмәткәрләре очравына бәйле. Табиблар ярдәме белән без дөньяга киләбез, ә аннары алар гомер буе безне, сәламәтлегебезне кайгыртып яшиләр”, - дигән юллар белән башлап җибәргән үз язмасын Үлмәс Тимонина. Автор үтенече буенча без аның Ленино-Кокушкино авылындагы медицина хезмәткәрләре турындагы язмасын бастырабыз.

Алыштыргысыз кешеләр юк, диләр. Миңа калса, бу бик үк дөрес түгел. Алай дисәң, кагыйдәләрдә искәрмә булган кебек, кешеләр арасында да алыштыргысызлары бар. Мин бу очракта Ленино-Кокушкино авылында күп еллар балалар табибы булып эшләгән Гөлфия Миннулла кызы Хәбибрахманованы күз уңында тотам. Хәзер ул, белмим үз ихтыяры беләнме, әллә инде башка сәбәпләр буенчамы, Царевога китте. Без аны бик юксынабыз, бүгенге көнгә кадәр аны алыштыручы юк. Гөлфия Миннулла кызы тумыштан ук табиб булып тугандыр, бик талантлы, тыйнак, мөлаем, тырыш... Ул безгә кире кайтсын өчен нәрсә дә булса эшләп буламы икән?
Гарифуллина Любовь Васильевна турында да әйтеп үтми мөмкин түгел. Ялгышмасам, ул гомер буе диярлек Питрәчтә район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән һәм үз һөнәрен бер тапкыр да үзгәртмәгән.
Мондый кешеләрдә үз эшләрен бу кадәр ярату кайдан килә икән? Үрнәк әни, хатын булу өчен күпме көч, энергия кирәк. Алар ире Илфат белән өч бала үстерәләр. Любаны авылдаш, күрше буларак, бик яратам. Ул беркемне дә ярдәменнән ташламый, төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Эштә тырыш хезмәткәр, бик бәхетле хатын-кыз, сөйкемле, һәм ярдәмчел. Бары тик игелекле кешеләр генә медицина хезмәткәрләре була ала.
Евдокия Павлованы да игътибарсыз калдыра алмыйм, ул күптән лаеклы ялда инде. Балачак, яшьлек елларында бөтен авылга бер шәфкать туташы иде. Телефоннар - бөтен авылга бер-ике генә, район хастаханәсенә юл Шигали авылы аша, машинаны һәрвакыт табып булмый иде. Ә шәфкать туташы Дуся апа табиб та, шәфкать туташы да булды. Ул без, авыл кешесенең, коткаручысы иде. Көндез дә, төнлә дә аның янына чаба идек. Ә иң мөһиме, Дуся апа беркемне беркайчан кире какмады. Шуны яхшы хәтерлим, әнинең йөрәк өянәге еш була иде. Миннән кечерәкләр елап кала, ә мин олы бала буларак, Дуся апаны алырга бара идем,... Аның үтенечемне кире какканы булмады... Яңгырмы-буранмы, кәефе бармы-юкмы, үзе авырса да, һәрчак ярдәм итми калмый иде. Дуся апа, сезгә ихлас күңелдән зур рәхмәт, Ходай сезгә нык сәламәтлек бирсен.
Эмиль Тәлгать улы Сәмигуллин турында сөйләп үтәсем килә. Эмиль Тәлгать улының тамырлары Ленино-Кокушкино авылыннан. Хәер, безнең авылдан чыккан күп кенә кешеләр бик яхшы белгечләр, галимнәр, шагыйрьләр, танылган спортчылар. Эмиль Тәлгатович та, шәһәрдә туып-үскән булса да, балачагында әбисе Җәмилә апага бик еш кайтты. Табигатьне, авыл халкын яратты, аның дуслары, туганнары күп, алар белән әле дә дус. Җәмилә апа игелекле, шаян, ачык йөзле, кунакчыл иде. Авылда аны һәркем хөрмәт итте.
Эмиль Тәлгатовичны да 50 яшендә авыл үзенә тарта, ул район үзәк хастаханәсенә баш табиб урынбасары буларак эшкә урнаша. Ул аспирантураны тәмамлаган. Баш табибның клиник-эксперт эше буенча урынбасары вазыйфасында эшли. Ул үз эшен ярата, пациентлары аның турында яхшы яктан гына телгә ала. Питрәчкә барганда мин очраклы рәвештә үзара сөйләшеп баручы хатын-кызларның: “Ул һәр кешегә барысын да җентекләп аңлата”, дигән сүзләрен ишеткәнем булды. Мин туган җиребезнең шундый намуслы кешеләр тәрбияләве белән горурланам. Без озак еллар табиб булып эшләүчеләр алдында баш иябез, алар арасында Евдокия Павлова, Вәсилә Хәйбуллова, Наилә Әхмәтсәгыйрова, Анатолий Жиганов та бар. Безнең бүген дә таянырлык кешеләребез бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса