Суда батучыга ярдәм итү өчен киңәшләр
Кеше батканын күргән очракта нишләргә?
- Чикләүләр аркасында су керергә ярамаган сулыклар янәшәсендә коткаручылар эшләми. «112» номерына шалтыратып, ярдәмгә чакырыгыз.
- Йөзә белгән очракта гына, батучы янына килеп, су астына чумып, аның гәүдәсен арткы яктан эләктереп алыгыз. Чәчләре булса, шуннан тоту кирәк.
- Әгәр батучы сезгә ябыша икән, үзегезне саклагыз. Батмас өчен, суга чумыгыз.
- «Ашыгыч ярдәм» килгәнче судан чыгарган кешенең эчендәге суын чыгарырга, ясалма сулыш ясатырга, күкрәк өлешенә массаж ясарга кирәк.
- Су төбенә киткән кешене коткарып булмаячак. Суда батучы исән калсын өчен ул суда 6 минуттан күп торырга тиеш түгел. Шушы вакыт эчендә өлгерсәгез генә, аны коткарып булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа