Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Табиб бер ел элек коронавирус инфекциясен кичергән кешеләргә киңәшләр бирде

Узган ел коронавирус инфекциясе белән авырган россиялеләр бүген өзлегүләргә дучар булырга мөмкин, дип кисәтте табиб-терапевт Андрей Звонков.

Россиядә узган елның икенче яртысында коронавирусның «дельта» штаммы өстенлек итте, ул күп кенә кешеләрнең гомерен өзде һәм үзеннән соң зур эз калдырды, дип билгеләп үтте Звонков. Беренче чиратта, инфекциядән пациентларның кан тамырлары һәм үпкәләре зыян күрде, дип искәртте ул.

Хәтта «дельта» штаммын йоктырганнан соң бер ел үткәч тә кеше коронавирусның тискәре нәтиҗәләре белән очрашырга мөмкин, дип сүзен дәвам итте табиб. Аның сүзләренчә, өзлегүләрнең авырлыгы һәм характеры инфекциянең организмда ничек таралуына, пациентның ни дәрәҗәдә җитди һәм озак чирләвенә бәйле.

Әлеге авыруны кичергән кеше билгеле бер «көнкүреш шартларына» җайлашырга тиеш, аерым алганда, аңа даими рәвештә медицина тикшеренүе һәм диспансеризация узарга кирәк дип саный табиб. Тернәкләндерү курслары да кирәк булуы ихтимал, дип өстәде ул.

Әгәр ниндидер проблема туса, тернәкләндерү курслары узарга киңәш ителә. Бу – физкультура, физиотерапия, курортта ял итү булырга мөмкин», - дип искәртте Андрей Звонков.

Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләргә үз вакытында вакцинация һәм ревакцинация узарга кирәк, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса