Табиб грипп белән ковид авыруларының аермасы турында сөйләде
Хәлсезлек тойган очракта гриппка һәм коронавируска тест тапшырырга кирәк.
Коронавирус, грипп, салкын тию — барысы да бертөрле башлана. Температура һәм баш авыртуга карап кына диагнозны ачыклау кыен, шуңа күрә коронавируска да, гриппка да анализ бирергә кирәк», — дип сөйләде терапевт-иммунолог, аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча белгеч Владислав Жемчугов.
Жемчугов сүзләренчә, бу авырулар бертөрле диярлек дарулар белән дәвалана.
Элегрәк табиб-терапевт Алексей Хухрев хәбәр иткәнчә, кеше иммунитетны ныгыта торган витаминнар эчеп йогышлы авырулардан дәвалану вакытын тизләтә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа