Татарстанда туучылар саны буенча Питрәч районы беренче урында
Районга яңа кадрлар килде, медицина учреждениеләренең матди-техник базасы ныгытылачак.
Катлаулы эпидемиологик хәлгә карамастан, район Татарстан районнары арасында алдынгы урында тора һәм бездә уңай демографик хәл саклана.
Питрәч районында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны, тулаем Татарстан буенча 56 процентка кимрәк. Бу иң түбән күрсәткеч. Питрәчлеләр
ашкайнату, сулыш системасы авыруларыннан, яман шештән сирәгрәк үләләр. Әмма шунысы кызганыч, нерв системасы авыруларыннан үлүчеләр саны күп. Еш
кына моңа инсульт китерә. Монда төп проблема тиешле диагностика булмау. Аны хәл итү өчен компьютер томографы сатып алырга кирәк һәм Питрәч район үзәк
хастаханәсендә мондый җиһазлар тиздән барлыкка килергә тиеш.
Узган ел район халкы үсеше белән бәйле рәвештә матди-техник базаны киңәйтү өстендә эш дәвам ителде. Яңа сәламәтлек саклау учреждениеләре дә барлыкка килде. Карповка авылында модульле технология буенча яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Шигали авыл җирлегендә гомуми практика табибының беренче офисы төзелеше тәмамланды. Торак комплекста яшәүчеләр аны түземсезлек белән көтә. Шулай ук Көек авылы халкы яңа поликлиника көтә. Сүз уңаеннан, әлеге амбулатория-поликлиника учреждениесен проектлау да төгәлләнде. Шәле табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт тәмамланып
килә.
Тагын бер уңай хәлне билгеләп үтәргә кирәк. Районга яңа белгечләр җәлеп ителде. Шулай итеп, эшкә төрле профильдәге 5 табиб-белгеч кабул ителде,
бу педиатрия, кабул итү, нурланыш диагностикасы бүлекләрен һәм хастаханә поликлиникасын кадрлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Ике фельдшер-акушерлык пункты урта медицина персоналы белән тулыланды, ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә ике фельдшер эшкә килде. 4000гә якын кеше диспансерлаштыру узды. 65 яшьтән өлкәнрәк 1724 кеше «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында районның дәвалау оешмаларына махсус транспортта диспансерлаштыру, профтикшерү һәм иммунизация өчен китерелде.
Быел без Көек авыл халкына уңайлы медицина ярдәме күрсәтергә планлаштырабыз. Төп бурыч - анда яңа поликлиника төзү. Хастаханәгә компьютер томографы, аз инвазив операцияләр ясау өчен лапароскопик җиһазлар һәм яңа флюорография бик кирәк. Уртак көч белән без бу мәсьәләләрне хәл итә алырбыз дип уйлыйм, - дип билгеләде Питрәч хастаханәсе баш табибы Марат Вәлиев.
Төп бурыч булып коронавирус инфекциясенә каршы көрәш тора. Исегезгә төшерәбез, узган елның октябреннән районда 30 урынга исәпләнгән вакытлы инфекцияле авырулар госпитале ачылды, анда 182 пациент дәваланды. Бүгенге көндә район халкының 95%ы коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан. Хәзер ревакцинация үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа